Чүпрәле авыл җирлекләрендә праймериз узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәле авыл җирлекләрендә праймериз узды

2018 елның 9 сентябрендә - Бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла. 

Шул уңайдан 22 июльдә  Чүпрәле районының  биш санау участогында  “Бердәм Россия” партиясенең алдан сайлаулары (праймериз) үтте.

“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан алдан сайлаулар - ягъни праймериз үткәрү –төп  сайлауларга әзерлекнең иң мөһим этабы икәнен дә исәртү кирәк. Алдан сайлаулар үткәрү положениесендә каралганча, 1000 нән артык кешесе булган сайлау участокларында алдан тавыш бирү беренче ачык модель буенча оештырлыды.  Сентябрь аенда исә, шуның нигезендә депутатлар арасыннан район башлыклары сайланачак.

Мондый сайлау төре Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1 номерлы округы буенча үткәрелде. Искәртеп үтәбез,  сайлаучыларга тәкъдим ителгән  бюллетеньдә ике кандидат күрсәтелгән иде.  Алар – Марат Ринат улы Гафаров  һәм  Илмас Тимерша улы Әбдриев.  Әлеге кандидатлар белән  алдан тавыш бирү көненә кадәр  сайлаучылар  очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар,  җирле проблемалар хакында сөйләштеләр.

Нигездә алдан тавыш бирү Кече Чынлы, Иске Кәкерле, Матак, Марс авыл җирлекләрендә үтте. Иске Чүпрәле авыл җирлегенең 1 номерлы округы буенча алдан тавыш бирү өчен сайлаучылар район мәдәният йортына килделәр.

“Җәмигъ” мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов:

- Мин кече Ватанымның, аеруча үзем яши торган 1 номерлы округның язмышына битараф булып кала алмыйм. Юллар төзелеше, төзекләндерү эшләре дә шуннан башлангыч ала.  Шуңа да сәяси чараларда һәрвакыт атив катнашырга тырышам. 

-Сентябрь аенда узучы сайлауларда үзебезнең округтан безнең мәнфәгатьләрне яклаучы, проблемаларыбызны  хәл итүче кандидатның узуын телибез.  “Бердәм Россия” партиясе исә халкыбызга әлеге мөмкинлекне тудыра. Шуңа да алдан тавыш бирүдә катнашуны  бурычыбыз итеп саныйбыз, -диләр “Дачный” поселогында яшәүче Венера һәм Рамиль Камалтдиновлар да.

Санау  участоклары Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә ябылды. Тавыш бирүләрне санаганнан соң, праймеризга нәтиҗә ясалачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча  кандидатларның рейтингы булдырылачак.  Әлеге рейтинг 9  сентябрьдә үтәчәк Татарстан Республикасы территориясендә Чүпрәле  районы буенча “Бердәм Россия”  партиясеннән  депутат сайлауга кандидатларны билгеләүгә нигез булып торачак.


Нет комментариев