Берәүләр сибә, икенчеләр җәфа чигә
“Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе начальнигы урынбасары Марат Ханҗәров: “кайбер райондашларыбыз үзләре турында күберәк уйлыйлар һәм шуның нәтиҗәсендә башкалар җәфа күрергә мәҗбүр булалар”.
Җәй елның иң матур фасылларыннан берсе. Җылы кояш нурларында иркәләнеп, үзеңнең ял вакытларыңны табигать кочагында үткәрү өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Ә менә Иске Чүпрәле авылы җирлегендә яшәүчеләр бу чорны ут йотып каршы ала дип тә әйтергә була. Исегезгә төшерәбез, хәзер районның күп торак пунктлары, шул исәптән шәхси торак йортлар суүткәргеч торбаларга тоташтырылды. Эссе җәй айлары җитү белән авылларда яшәүчеләр су белән тәэмин итүдә килеп чыккан проблемадан интегә башлыйлар. Совет чорында да эчәргә яраклы су җитмәү безнең районда көндәлек проблемаларның берсе иде. Дөрес, соңгы елларда районны су белән тәэмин буенча бик күп эшләр башкарылды. Шулай да җәй айларында кулланучыларның кирәгенән артык, яисә суны явыз ният белән агызулары нәтиҗәсендә суүткәргечләрдә басым кими. Су запасының чикләнгән булуын белсәләр дә, кайбер райондашлар үзләренең ихтыяҗларын башкаларныкыннан өстен куялар. “Без ай саен Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында яшәүчеләргә 27 мең кубометр чишмә суы бирәбез. Әмма кайбер йорт хуҗалары суүткәргечләргә шлангалар тоташтырып тәүлек буе үзләреннең бәрәңге бакчаларын сугаралар. Исәпләүләребез буенча ай саен аның 50 проценты югала, ә җәй айларында су югалту 70 процентка кадәр җитә. Барлык йортлар да шулай су агызса диңгез суы да җитмәс иде, җәмәгать! Шул ук вакытта көндәлектә су кулланучылар җәфа чигә. Бигрәк тә карт – корыларга кыенга туры килә. Мондый хәл һәр елны диярлек кабатлана”,- ди оешма җитәкчесе урынбасары Марат Ханҗәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев