Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Акчарлак”та  җәйге ял

Балалар җәе-2020

Пандемия шартларында балалар лагерьлары Татарстанда, шул исәптән Чүпрәле районында да, 1 июльдән генә эшли башлады.

Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан «Акчарлак» ял һәм сәламәтләндерү балалар лагеры бик теләп нәни ял итүчеләрен кабул итте

–“Акчарлак”та  җәйге ял кампаниясе 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Быелгы җәйге ял чорында лагерьда ике сменада 80ләп бала ял итәчәк. Ә менә мәктәп яны лагерьларында ял итү быел мөмкин булмаячак,-дип белдерде район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов.

Ял итү дә быел үзен-чәлекле. Балалар күп кенә үзгәрешләргә күнегеп, таләпләрне үтәргә тиеш. Бигрәк тә лагерьларда санитария таләпләренең һәм куркынычсызлык мәсьәләләренең үтәлеше  катгый куелган. Әмма оештыручылар, балаларга күңелсез түгел, дип ышандыра.

Ни генә булмасын, әти-әниләр балаларының ялы файдалы үтүе яклы.

–Вирустан бөтен кеше курка инде ул, бездә дә курку хисләре бар. Әмма балалар теләгенә дә каршы килеп булмый. Ел саен кызыбыз лагерьга яратып бара, яңа дуслар таба. Өйдә утырганчы, анда рәхәтләнеп ял итсен дип, быел да җибәрдек, – ди Галия Ахмедова.

–Быелгы вәз-гыятьтән чыгып, ата-аналарның балаларын лагерьга җибәрергәме, юкмы дигән курку хисен аңлыйбыз. Әмма «Акчарлак»та әлеге уңайдан борчылыр өчен урын юк. Тәрбиячеләребез, көн-төн кизү торучыларыбыз балалар иминлеген тәэмин итәләр. Санитария таләпләре катгый үтәлә, медицина хезмәткәрләре һәр көнне иртән һәм кич балаларның тән температурасын тикшереп тора. Бер сүз белән әйткәндә, лагерьда һәр хезмәткәр балаларның җәйге ялы кызыклы булсын өчен барысын да эшли,-ди лагерь директоры вазифаларын башкаручы Ленар Акбаров.

Лагерьда биш мәртәбә туклану каралган. Менюның күпчелек өлешен яшелчә, җиләк-җимешләр, боткалар, итле ризыклар алып тора. Көн дәвамында балалар өчен ял итү, уеннар, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен вакыт бүленгән, алар барысы да ачык һавада, урамда уза. Әти-әниләр белән элемтә телефон аша алып барыла.

Һәр смена нинди дә булса тематика астында үтә. Тематикаларның барысы да балаларда ватанпәрвәрлек, табигатьне ярату хисен үстерүне күздә тота.  

Белешмә

Балаларның җәйге ялы буенча сорауларыгыз булса 8 (84375) 2-26-74 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев