Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Аҗаган” хәрби-патриотик уенының район этабында

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында «Аҗаган – 2021» хәрби – спорт уенының район этабы узды.

Анда үз зоналарында җиңү яулаган 1 санлы Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Матак, Кече Чынлы, Уби, Зур Аксу урта мәктәпләре укучылары, яшьармиячеләр командалары көч сынашты. 

Уенда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча  хәрби комиссар  Рамиль Җамалетдинов  сәламләде. Командаларга  уңышлар һәм  җиңүләр теләделәр.

Командалар уенның төрле төрләре  буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, баллар җыярга тиеш иде.  Аҗаганчылар интеллектуаль сынауда, автоматны сүтү һәм җыю, медицина ярдәме күрсәтү,  йөзү буенча көч сынаштылар. Моннан тыш, сафта йөрү, урында һәм хәрәкәттә борылыш алымнарын ничек башкаруларын күрсәттеләр.

Реклама

Уен бердәм һәм оешкан төстә узды. Хәтта педагоглар да бу мавыктыргыч ярышлардан читтә кала алмыйча, үз командаларына  булышырга  тырышып, уенга кереп китә яздылар.  Барлык командалар да этапларны бик лаеклы үтте.

Нәтиҗәләр буенча иң күп баллны 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы җыйды һәм муниципаль этапта җиңүче булды. Нәкъ менә алар зона этабында район данын яклаячак. Икенче урында – Зур Аксу, өченче урында – Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе.

Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Шулай ук, шәхси казанышлары өчен бүләкләнүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X