Вера Азизова: “Татар телен өйрәнүем, миңа тормышымда нык ярдәм итте”
Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була дисәләр дә, кеше бит кайда яшәячәген, кем аның дусты, ә кем дошманы булачагын алдан белми.
Мине дә, Чувашиянең Яльчик районында туып-үскән, гел чуваш һәм рус балалары белән генә аралашып үскән кызны, язмыш Чүпрәлегә китерде дә куйды. Белгеч-зоотехник буларак, юллама белән килгән миңа башта ук район үзәгендәге "Россия" колхозында калып эшләүне тәкъдим иттеләр. "Юк, минәйтәм, -мин татарча белмим бит". Шулай итеп Чуваш Чүпрәлесендә эшли башладым. Әмма карыйм, чуваш чүпрәлеләр татарлар белән татарча аралаша, чувашлар белән үз ана телендә сөйләшә. Сокландым, билгеле, аларның шулай өч тел белүләренә.
Ә сиңа язганы - "юк, кирәкми", диеп карышсаң да сиңа була инде ул. Тел белмим дип район үзәгеннән бераз читтәрәк торыйм дигән идем, булмады - колхозларны берләштерделәр. Алай гына да түгел, ул вакыттагы колхоз рәисе Аделҗан Фәизов мине чеп-чи татар апасына фатирга кертте. Бер ел үтте дигәндә камил сөйләшә башладым татар телендә. Өч ел дигәндә татар гаиләсенә килен булып төштем.
Хөрмәт иттем яшәгән җиремне дә, ул җирдәге гореф-гадәтләрне дә. Хезмәт кенәгәмдә дә ике төрле генә язу - берсе зоотехник булып 14 ел эшләвем турында, икенчесе авыл советында секретарь вазифасында - 21 ел.
Бу татар теле турында бәхәсләрне шуның кадәр нигә куертканнарын да аңламыйм. Тирә-күршеңнең телен белсәң әйбәт бит инде ул! Әйткәнемчә, язмышның кайларга илтәчәге билгеле түгел бит. Әмма хәзер шулай бит инде -ата-ана баласын кайчагында артыграк та җәлләп куя. Әйтерсең лә, аның өчен дә ул яшәячәк. Өч ул табып, аларның өчесенә дә татар исемнәре куштырдык. Бер дә үкенмим -татарлар арасында да хөрмәтле булдым, чувашларым да - туганнарым. Күпмилләтле ил булгач, шулай бер-береңә хөрмәт белән карап яшисең шул инде ул - телен дә өйрәнәсең, җәмгыять тормышына да кушыласың. Яшим, дип яшәсәң, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев