Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакансияләр ярминкәсендә чүпрәлеләргә 50гә якын эш урыны тәкъдим ителде

Райондагы хезмәт белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге ел саен эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Аның чираттагысы Өлкәннәр декадасы кысаларында узды.

Ярминкәдә күп кенә оешма, предприятие вәкилләре хезмәт урыннары барлыгы хакында чыгыш ясады. Әйтик, күптармаклы технологияләр техникумыннан директор урынбасары Вячеслав Кондрашкин бүгенге көндә автомеханик һәм тракторчы-машинист һөнәре буенча укыту мастерлары кирәклеген әйтте. Хезмәт хаклары 16-17 мең сум, кимендә ике еллык хезмәт стажы таләп ителә.

Яңа оешкан "Эталон-Агро" җәмгыятендә дә эш урыннарының төрлелеге киң. Ульяновск шәһәреннән ярминкәгә килгән әлеге оешма вәкилләре эш эзләүчеләр өчен уртак тәкъдимнәр белән чыгу мөмкинлекләрен җиткерделәр. Бу башка авыллардан җәмгыятькә йөреп эшләргә теләк белдерүчеләр өчен транспорт, шулай ук, оешма урнашкан Иске Шәйморза авылында торак йорт белән тәэмин итү һ.б.

-Җәмгыятебез әле яңа, шуңа да безгә кадрлар бик күп кирәк, һәркем белән очрашып сөйләшергә әзербез. Бухгалтерлар, агрономнар, тракторчы-машинистлар, исәпләүчеләр дә кирәк безгә,-ди оешма вәкиле Мария Рябинина.

Мәдәният өлкәсендә дә кадрлар җитешми. Бу Иске Уби, Иске Ишле, Иске Шәйморза Чуваш Чүпрәлесе авыллары мәдәният йортларына мөдирләре, хормейстрлар, аккомпаниаторлар, үзешчән сәнгать методисты һ.б. Кыскасы, бу юнәлештә эш эзләүчеләр район мәдәният бүлегенә: 2-26-76 телефон номеры белән шалтыратып белешә ала.

"Росгосстрах", "Наско", "Ак Барс Иминиятләштерү" компанияләренә дә агентлар кирәк. "Прогресс" һәм "Коммуналь челтәрләр" оешмасына операторлар сорала. Район халкын социаль яклау бүлегеннән Зөлфия Юсупова, өч авылга: Хорновар-Шигали, Борындык һәм Алешкин-Саплык, социаль хезмәткәрләр кирәклеге турында әйтте.

"Дементьев исемендәге", "Ак барс Чүпрәле" агрофирмаларына инженер-механиклар, агрономнар таләп ителә, Иске Ишле урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы, "Җылы йорт" приютында социаль мөгаллим, психолог урыннары бар.

Райондагы хезмәт белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Николай Карсаков бүгенге көндә 43 кеше эшсезлек буенча исәптә торуын белдерде. Шуларның 10сы югары белемле. Үзәктә вакансияләр банкы эшли, анда исә 49 хезмәт урыны тәкъдим ителә.

Ярминкәгә килүчеләр уртача 45-55 яшьлекләр иде, лаеклы ялдагылары да бар. Иске Чүпрәледән Филорет Усманов пенсия яшендә булса да, актив тормыш рәвеше алып бара, "Яраклы эш булса, эшләргә дә ризамын", ди.

Шәһәрләшкән авыл тормышы белән яшибез. Уйлап карасаң, эш юклыктан зарланып йөрүчеләр өчен, әлбәттә, ара ераклыгы да киртә түгел, хезмәт хакы да ярыйсы, эшләмәслек тә түгел. Шулай да ярминкәдән күпләр эшсез кайтып китте. Күрәсең "алма агачыннан үзе төшкәнне" көтүе җайлырактыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакансияләр ярминкәсе