Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле чүпрәлеләр, мөселман кардәшләр!

Сезне чын ихластан изге Рамазан гаете белән котлыйм!

Рамазан ае һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк шәхес булу өчен мөмкинлекләр ачты.

Рамазанның гасырлар буена килгән традицияләре, гает бәйрәме– күпмилләтле Чүпрәле җиренең хаклы рәвештә горурлыгы булган рухи һәм мәдәни байлыгыбызның алыштыргысыз өлеше. Әлеге күркәм традицияләргә таяну җәмгыятьтә рухи һәм әхлакый сыйфатларыбызны саклап калырга ярдәм итә, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияли.

Реклама

Шушы изге көндә барыгызга да чын йөрәктән күңел тынычлыгы, рух сафлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар телим.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев