Марат Гафаровның Халыкара хатын–кызлар көне уңаеннан котлавы
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелемнән табигатьнең язгы үзгәреш кичергән мәлендә билгеләп үтелүче күркәм бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик сез, хатын-кызлар гына, булдыра аласыз. Сез авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать, җирле үзидарә органнарында һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куясыз. Шуның өстенә сез гаилә учагын саклыйсыз, ир-атларга илһам бирәсез, кыен вакытларда ярдәмгә киләсез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар телим. Иртәгәсе көнгә ышанычыгыз югалмасын, күңел түрегездәге хыялларыгыз тормышка ашсын, гаиләгездә үзара аңлашу булсын! 8 Март белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев