Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Гафаров Чүпрәле имамнары белән очрашты

Чүпрәле районында 27 мәчет бар. Аларның барысының да имамнары билгеләнгән. 2017 елда мәчетләр дини оешма буларак рәсми теркәлү үттеләр.

Кичә мәчетләрнең имамнары район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетенә җыелды. Аларның да уртага салып сөйләшер сүзләре, фикерләре дә күп. Аларны тыңларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов килде. Очрашуны "Җәмигъ" мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Коръәннән сүрәләр укып башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов районның ислам диненң караган оешмаларының бүгенге хәле белән таныштырганнан соң сүзне Марат Гафаров алды.

Районга яңа килгән кеше буларак шуны әйтәсем килә, һәр татар авылында мәчет барлыгын күргәч, бик шатландым. Чөнки динебез бары тик яхшылыкка өнди бит безнең,-дип башлады ул сүзен. -Балаларыбыз ислам кануннарын белеп үссә, интернетта утырганчы мәчетләргә килсә, дин сабаклары алсы - монысы да бик яхшы буласы. Районыбызда тагын шунысы бар - монда традицион булмаган ислам тарафдарлары юк.

Киләчәк буынга да, бүгенгесендә дә ислам диненә карата мәхәббәт тәрбияләу, халкыбызның акланып-пакъланып мәчетләргә йөрүен булдыру күп вакыт сездән тора,- дип дәвам итте сүзен Марат Гафуров. Ул, шулай ук, имамнарны район җитәкчесе буларак нинди эшләр башкарырга планлаштыруы белән таныштырды. Сорауларга җаваплар бирде.

Очрашу барышында мөфтият исеменнән бүләкләр дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев