Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушылып Казан буйлап горур атлады...
Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган "Үлемсез полк" акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашты.
Нет комментариев