Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гөлҗиһан апа Садретдиновага 90 яшь тулды

Озын гомерле әби-бабайлар - Иске Кәкерле авылының да горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Аларның һәркайсының гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән.

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да - 90 яшьләрен тутырган өлкәннәр башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә шушы авылның тагын бер өлкәне, хөрмәтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗиһан апа Садретдинованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып утте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов килде. Кунаклар изге, матур котлау теләкләр язылган Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы бүләген тапшырдылар.

Олы юбиялр үзенең тормыш юлы хакында искә алганда колхоздагы хезмәт чоры белән сөйли башлады. Олыларга кушылып, башланган эшле гомер юлы колхозда уза аның. Салам тапатканнары, аны ташыганнары хәтерендә калган. Авыр булса да, түзгәннәр.

Тормыш иптәше Солтан белән белән матур гомер юлы башлаганнар, әмма ул 1970 елда ук җиде бала белән аны ялгызын калдырып, бакыйлыкка күчә. Дүрт кыз, өч ир-егетен ялгызы күтәрә ул. Төп йортта кайнана, кайната белән яши, аларны тәрбияли. Балалары әхлаклы, тәрбияле булып үсәләр. Янәшәсендәге улы Фәргатеннән башка, калганнары Ульяновск шәһәрендә гомер итәләр.

Хәзерге көнда Гөлҗиһан апаның 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Балаларының, оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яши ул бүген. "Йортта да тик тормый, хәленнән килгәнне эшли әле", диләр балалары.

Гөлҗиһан апаның улы Фәргатьнең дә күң күңелле булуын әйтеп үтәргә кирәк. Әнисенең сеңлесе Рушания апа авырый башлагач, ул аны үзләренә алып кайта, үз нигезләреннән тәрбияләп соңгы юлга озата. Гомумән, Гөлҗиһан апаның нәселе озынгомерлеләрдән. Әнисе дә 102 яшенә җитеп вафат була. Әле бертуган 95 апасы, сеңлесе дә исән аның.

-Ходайга шөкер, яшәдек, балалар да тәртипле булдылар, -ди ул юбилее уңаеннан шатлыклары белән уртаклашып. Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп, без дә бәхетле картлык гомеренең озын булуын теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев