Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү көне уңаеннан Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаровның котлавы

Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле чүпрәлеләр!

Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Бу — илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тула. Җиңүгә илтүче юл озын һәм катлаулы булды. Ләкин безнең бабайлар һәм әтиләр канкойгыч сугышта дошманга бирешмәделәр. Фронтта миллионлаган совет халкы илебезне дошманнардан саклады. Чүпрәле районы да аяусыз сугышка үзенең 14307 ир- егетен һәм 68 хатын-кызын озатты. Аларның 7191е туган якларга кире әйләнеп кайта алмыйча, яу  кырында батырларча һәлак булды.

Бөек Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре дә лаеклы өлеш кертте. Ач-ялангач килеш бер ялсыз эшләп, көн дә фронттан ире, әтисе, улы яки абыйсының үлеме турында хәбәр алудан куркып яшәсәләр дә, алар үзләренең иминлеге турында түгел, фашистларны җиңү, фронтка ничек күбрәк ярдәм итү хакында уйладылар.

Сугыш һәм тыл батырларының үрнәге яшь буында Ватанга мәхәббәт уяту һәм патриотик рухта тәрбияләү нигезе булып тора. Хөрмәтле ветераннар, Россия тарихындагы авыр көннәр турында хатирәләрегезне яңартып сөйләвегез өчен без сезгә бик зур рәхмәтле. Озак яшәгез – сез һәм сезнең бай тормыш тәҗрибәгез безгә бик кирәк. Безнең бурыч – сез, җиңүчеләр, бәхетле булсын өчен бөтен шартларны тудыру, сезнең казанышларны ныгыту һәм арттыру.

Бу–дулкынландыргыч һәм күңелләрне тетрәндерүче бәйрәм көннәрендә бөек, үлемсез батырлыклары, сабырлыклары, рухи көчләре, үз көчләренә һәм үз илләренә ышанганнары өчен барлык кадерле ветераннарыбызның һәм тыл хезмәтчәннәренең алларында баш иям һәм аларга иң эчкерсез рәхмәт сүзләремне әйтәм.

Сугыш юлларын узган, бүгенге шатлыклы Җиңү көнен бәйрәм итә алган сугыш ветераннарына ныклы сәламәтлек, тынычлык, әйбәт кәеф юлдаш булсын! Һәм, шуңа өстәп, барыбызга да зирәклек, уй-хыялларыбызда бердәмлек, планетада кан коюларның башка кабатланмавын телим.

Җиңүчеләргә дан!  

Һәлак булган фронтовикларны мәңге онытмыйк!

Җиңү көне белән, хөрмәтле чүпрәлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев