Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә “Яшел ут” конкурсына нәтиҗә ясалды

Конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе - ул "Яшел ут" республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.

 “Әкият” балалар бакчасында “Яшел ут” республика конкурсында катнашкан һәм җиңү яулаган тәрбиячеләрне, әти-әниләрне һәм балаларны бүләкләү чарасы үтте. Анда Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең  Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева,  район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Җамалтдинова, район мәгариф бүлегеннән, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр буенча куратор-методист Лилия Кәримова, районның барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. "Әкият" балалар бакчасы коллективы "Яшел ут" конкурсында һәрдаим катнашып килә.

Кунаклар алдында  башлап әзерлек төркеме балалары чыгышлары тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, балаларның чыгышлары бик үзенчәлекле иде, алар җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә сөйләделәр, юл хәрәкәте билгеләрен кулланып тегелгән киемнәрдән мода да күрсәттеләр.

“Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм әти-әниләр арасында куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясендә Равия Вәлиева (Алешкин-Саплык авылындагы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе) 1 урынны яулады, Марина Садеева (Иске Дуан башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе) -  2 урын, Рамилә Камалова (Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе) – 3 урын.  “Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә  балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм әти-әниләр арасында куркынычсыз юл хәрәкәтен пропагандалау буенча иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә Иске Чүпрәленең 2 номерлы “Әкият” балалар бакчасы 1 урынга лаек булды, Городище авылындагы балалар бакчасы – 2 урын,  Иске Шәйморза авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы 3 урынны яулады.

Призерлар һәм конкурста актив катнашучылар Дипломнар һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр. Шулай ук, аларга Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсендәге профилактика бүлегенең  Буа бүлегенең кыйммәтле бүләкләре дә тапшырылды.

Анна Сергудаева райондагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшчәнлеген югары бәяләде һәм балалар бакчалары коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә уңышлар теләде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев