Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды

Чүпрәле районы ветераннары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  бүләкләрен ала башлады.

Районда барлыгы 141 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Беренчеләрдән булып,  шундый бүләкләрне Иске Шәйморза авылында яшәүче Әнвәр Фәхретдинов, Сәгыйть Бикчуров, Зыятдин Тимергалиев, Уби авылыннан Валентина Калачева район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров кулыннан алдылар.

-Сез, хөрмәтле ветераннарыбыз, бүгенгеякты тормышыбыз өчен үз гомерегезне кызганмый ут эченә кергәнсез. Батырлыгыгыз бәрабәренә җиңү яулагансыз, барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Марат Гафаров һәм  мөхтәрәм затларга бәйрәм бүләген тапшырды.

Өлкәннәребез үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды. Район җитәкчесе белән дустанә, җылы очрашуда сугыш еллары турында истәлекләрен барладылар, тормыш юлларын сөйләделәр.

Бүгенге көндә унынчы дистәне вакларга керешкән хөрмәтле өлкәннәребез  балалары тәрбиясендә гомер кичерәләр.  Уби авылында яшәүче Валентина Калачевага быел 96 яшь тула. 1942 елда ул фронтка алына һәм 1945 елга кадәр хезмәт итә. Районда ул бердәнбер хатын-кыз – ветеран.  Тыныч тормышта бар гомерен балалар арасында үткәрә, белем бирә.

Район җитәкчесе  ветераннарның хәл-әхвәле, тормыш-көнкүрешләре белән танышты, 9 Май - Җиңү көнендә бәйрәм парадларында көтеп калуын белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев