Чүпрәледә авылларда җыеннар башланды
Җыеннарны Яңа Элмәле авыл җирлеге башлап җибәрде. Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы Александр Шадриков килде.
Җыелыш башланганчы районның төрле служба җитәкчеләре авыл кешеоәренең сорауларына җавап бирергә хәзерләнде. Әмма бу авыл кешеләренннән борчулы сораулар кермәде. Моның нидән алай икәнлеге авыл башлыгы Наиль Шихрановның чыгышыннан билгеле булды. Авыл җирлегендә бөтен төр социаль әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителгән диеп була. Ике авылда да мәдәният йортлары эшләп тора, ФАПларда авыл халкының сәламәтлеген кайгырту буенча чаралар күрелә. Кибетләр эшләп тора. Үзара салым акчасына калын итеп юл полотнасы түшәлгән, кечкенә күперләр ясалган. Тик авыл җирлегендәге демографик хәл кискен булып калуында дәвам итә әле. Ике авылда 1030 кеше яши. Авыл җирлегендәге халык саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 21 кешегә кимегән. Дөрес авылга күченеп кайтучылар да булган, әмма үлүчеләр һәм китүчеләргә караганда аларның саны азчылыкны тәшкил итә.
Полициянең участок вәкиле Олег Якупов бу авылларда 5 җинаятьчелек факты теркәлүе турында белдерде, шулай ук ялган аракы сату фактлары да бу авылларга ят күренеш түгеллеген билгеләп үтте.
!6 январьда гына җитәкчелек итү дилбегәсен үз кулына алган Владимир Николаев, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры буларак, агрофирма буенча 2017 елда ирешелгәнншргә тукталды, 2018 елга булган планнары белән таныштырды.
Җыелыш ахырында район башлыгы сүз алып районда 2017 елда башкарылган эшләргә тукталды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның булышлыгы белән Чүпрәле районында хәл ителгән социаль мәсьәләләрне барлады. Төзелеш һәм капиталь төзекләндерүләргә генә районда 2017 елда 940 млн.сум акча тотылганлыгын әйтте. Һәм киләчәк елларда районны үстерү өчен бердәм булып һәм бергә эшләү кирәклеген ассызыклады.
-Район башлыгына сорауларыгыз бармы? -дигәндә, залдан бары тик бер мөрәҗәгать яңгырады. Анысы да район җитәкчесенә һәм командасына рәхмәт әйтү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев