Чүпрәле ветераннарына Татарстан Президентыннан бүләкләр
Чүпрәледә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга, шулай ук ветераннарның тол хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләрен тапшыру дәвам итә.
Аларны шәхсән район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров ветераннарга үзе тапшыра.
Бүген район җитәкчесе Югары Каракитә авылында яшәүче Адельҗан Мифтахов һәм Җиһанша Исхаков, Мунчалидә - Гильман абый Ибраһимов, Зур Чынлыда Зарифулла абый Насыйров һәм Яңа Кәкерледә - Фатыйх абый Җамалтдинов янында булды. Һәркайсының тормыш көнкүреше белән танышып, якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Үз чиратында, ветераннар игътибар һәм хөрмәт өчен олы рәхмәтләрен әйттеләр, сугыш чорында, аннан соңгы хезмәт юлларын сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә районда 13 сугыш ветераны һәм 127 сугышта катнашучы фронтовикның тол хатыннары яши.
Зарифулла абый Насыров ветераннар арасында иң өлкәне, быел аңа 99 яшь тула. Фронтка ул 1940 елда алына. Днепропетровск, Харьков, Киев, Кривой Рог шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Җиңү таңын Берлинда каршы ала, күп кенә орден, медаль белән бүләкләнгән.
Фатых абый Җамалтдинов 1943 елда сугышка китеп, 8 ел һәм 3 ай хезмәт иткәннән соң гына өенә кайта. Ветеран бүген ялгызы үз өендә яши. Илгә-көнгә иминлек тели.
Гильман абый Ибраһимов сугышка китеп каты яралана, аяклары йөрмәс хәлгә килә. Озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Агроном, умартачы хезмәтләрен озак еллар башкара. Бүген балалары тәрбиясендә көн күрә.
Адельҗан абый Мифтахов та үз өендә ялгызы гомер кичерә. Янәшәдә генә улы, кызы һәрдаим хәлен белешеп торалар.
Җиһанша абый Исхаков сугышны баштан алып ахырга кадәр кичкән шәхес. 1941 елда Мәскәү шәһәрен саклауда катнаша. 1942 елда каты яралана, 5 ай дәваланганнан соң, янә фронтка керә. Белоруссия, Украинаны азат итүдә катнаша. Соңыннан аларны Ерак Көнчыгыш территориясен японнардан сакларга җибәрәләр. Туган өенә ул 1947 елда кайта. Быел аңа 97 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев