Чүпрәле районы ветераннары Президент белән очрашачаклар
Көн темасы

Чүпрәле районы ветераннары Президент белән очрашачаклар

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 майда сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үткәрә.

Быел әлеге очрашуга Гөлсем Хаярова (Зур Чынлы), Александр Карсаков (Яңа Элмәле), Әнвәр Фәхретдинов (Иске Шәйморза), Зәки Самирханов (Иске Кәкерле), Әнвәрбәк Салихов (Түбән Каракитә), Рауза Мавренкова (Иске Чүпрәле), Фәүзия Хәйртдинова (Иске Чүпрәле) барачак.


Җиңү көне сугыш һәм тыл ветераннары Президент белән очрашу

Нет комментариев