Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле пенсионеры республика буенча 3 урын яулады

Конкурс Россия пенсионерлары союзының Татарстан региональ һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре тарафыннан оештырыла

12 апрельдә Казан Федераль Университетының IТ-лицеенда Татарстан Республикасы пенсионерларының «Компьютер Land: «Третий возраст» - 2018» дип исемләнгән республика конкурсы булып узды. Конкурс Россия пенсионерлары союзының Татарстан региональ һәм Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре тарафыннан оештырыла һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә мәгълүмати технологияләрне үзләштерүгә һәм аларны көндәлек тормышта актив куллануга карата кызыксыну уяту максатын күздә тота.

Конкурста катнашучылар компьютерда презентация, скриншот ясый белергә, Россия һәм Татарстан  электрон хөкүмәтләренең хезмәт күрсәтү порталларын, компьютердагы күпсанлы программаларны,  тулаем Windovs -10 операцион системасын яхшы үзләштергән булырга тиешләр иде. Логик фикер йөртүне таләп иткән шактый кызыклы һәм җиңел булмаган биремнәрне куелган вакыт аралыгында дөрес һәм сыйфатлы итеп башкару соралды.

Конкурста Россия пенсионерлары союзының Чүпрәле районындагы җирле оешмасыннан  Н.В.Байгушева (Чуваш Чүпрәлесе авылы) һәм И.З.Закиров (район үзәге)  составындагы команда да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. “Электрон хөкүмәт. Дәүләт хезмәтләре”, “Россия Пенсия фонды” порталларын кулланып башкарган иң яхшы эшләр” номинациясендә Иршат Заир улы Закиров  республика буенча 3 урынга лаек дип табылды. Аңа конкурсның Дипломы  һәм приз тапшырылды.

И.Р. Измайлов, Россия Пенсия фондының Чүпрәле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев