Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле христианнары Пасханы билгеләп үттеләр

Чүпрәле районында 10 чиркәү бар. Әлеге гыйбадәтханәләр районда яшәгән христиан динен тотучы кардәшләребезгә хезмәт итә.

8 апрельдә барлык чиркәүләргә дә кеше агылды. Чөнки бу көнне христианнар иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булган - Олы көн бәйрәмен яки Пасханы билгеләп үттеләр. Әлеге бәйрәм, шулай ук, Инҗил китабында тасвирланган Гайсә Мәсих терелүенә багышлап үткәрелә.

Христианнар Пасханы беренче гасырда Гайсә Мәсих терелгән көннән алып бәйрәм итә башлаганнар, диелә тарихта. Бәйрәмгә кадәр алар пост тота, ягъни итле-сөтле ризык ашамый. Посттан соң гаиләләрдә мул табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр чиркәүдә изгеләндерелә. Бәйрәм итү төнен, яки иртән, чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана.

Район христианнарын Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гафаров та котлады. Гыйбадәт башланыр алдынннан Марат Гафаров  район үзәгендәге Сергий Радонежский храмына килде.

- Пасха – нурлы бәйрәм. Бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра. Ихлас йөрәктән сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм муллык телим,-диде ул чуваш милләтеннән булган кардәшләребезне котлап.

Тәбрикләү сүзләрен Башкарма комитет җитәкчесе Инстаграмдагы аккаунтында да (@margafarov)  урнаштырган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев