Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең өч егете армиягә китте

Яхшы хезмәт итегез, без көтәрбез! Шушы сүзләр һәм теләкләр белән тагын өч егетне РФ Кораллы Көчләр сафларына хәрби хезөмәткә озаттык.

Алар арасында Түбән Подлесный Шигали авылыннан Олег Ильбеев, Яңа Кәкерледән – Альберт Мөдәрисов һәм Шланга авылыннан Ленар Хәлилов бар иде.

Озату гадәттәгечә район үзәгендәге П. В. Дементьев исемендәге паркта оештырылды. Тантанада Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм армиягә китүче егетләр яшәгән җирлекләр башлыклары катнашты. Алар булачак солдатларга исән – сау хезмәт итеп туган якларга кайтуларын теләделәр. Ата – аналар исеменнән Владимир Ильбеев та чыгыш ясап егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәргә чакырды. Айрат Фиркатович район башкарма комитеты исеменнән аларга юл чыгымнарына дип “конвертлар” бүләк итте. Шуны да искәртик, язгы чакырылыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал – майор Сергей Погодин белдергәнчә, быелдан башлап дәваланып терелгәннәрне дә армиягә ала башлаячаклар икән. Узган ел ахырында үз көченә кергән федераль канун нигезендә, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында моңа кадәр хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне, үзе теләк белдергән очракта, хәрби хезмәткә чакырырга мөмкиннәр. Тик иң элек медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. 2014 елда гамәлдәге канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында солдатка бармаучыларга хәрби билет урынына белешмә генә бирә башладылар. Бу исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткә эшкә урнашканда кыенлыклар китереп чыгарды. Үз вакытында “хәрби хезмәткә яраксыз” дигән медицина белешмәсен алуга ирешкән егет яхшы эшкә урнаша алмый, андыйларны кире боралар. Шулай итеп, армия хезмәтен үтмәгән кешегә гомерлек проблема килеп чыгачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев