Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлегә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде

Бүген Чүпрәледә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов булып китте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән берлектә үзенең эш сәфәре барышында  Илдар Гыйльметдинов   район үзәгендә яңа ачылган “Алтын” спорт комплексын карады. Әлеге объектның халык өчен. сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен, яшьләрне спортка тартуда мөһимлеген ассызыклады.

Аннан соң, депутат “Чүпрәле” промпарк территориясендә булды. Шулай ук,  2 номерлы “Әкият” балалар бакчасының тормышы, шартлары белән танышты, балалар  белән аралашты. Аларга үз ана телләрендә нәшер ителгән методик пособиеләр бүләк итте. Шундый  ук, кулланмаларны һәм картиналарны  Илдар Гыйльметдинов район мәктәпләренә дә алып килгән иде.   

Объектларны күзәткәннән соң, Илдар Гыйльметдинов чүпрәлеләрне шәхси кабул итте. Кабул итүгә килүчеләрнең гозерләрен контрольгә алып, сорауларына җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев