Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә җылыту сезоны башлана

“Прогресс” муниципаль унитар предприятие балансында 74 котельный исәпләнә.

Суыклар башлангач район территориясендәге барлык социаль һәм көнкүреш объектларны җылыту “Прогресс” муниципаль унитар предприятиесенә йөкләнгән. Аның җитәкчесе Евгений Иванцов сүзләренчә, предприятие балансында 74 котельный исәпләнә. Алар мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәдәният йортлары һәм башка бик күп биналарга җылылык бирәләр.

“Без мичләрне, җылыту трассаларын төзекләндерүгә җәй башында ук керешкән идек.18 кешедән торган бригада ел әйләнә эштә. Җәй айларында алар ремонт эшләре белән шөгыльләнәләр, кышкы чорда исә авария бригадасында кизү торалар. Бөтен җылыту системасын сентябрь аена кадәр үк төзекләндердек. “Ростехнадзор” хезмәте тикшерү үткәрде. Әйтелгән кимчелекләрне төзәттек, Шушы көннәрдә объектларга әзерлек паспорты алачакбыз. Ә биналарга җылылык бирү тәүлеклек һава температурасына бәйле. Ягу-җылыту чоры биш көн рәттән һава температурасы 8 градустан түбәнрәк булгач башлана. Уртача тәүлеклек температура иң югары көндезге температура һәм иң түбән төнге температура суммасыннан исәпләнә”, - ди предприятие директоры Евгений Николаевич. Үткән елллардагы кебек җәй айларында прогресслыларга шактый эш башкарырга туры килгән. Район мәдәният йортын җылытучы 500 квт мичкә капиталь ремонт ясаганнар. Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбендәге мичләр дә зур ремонт таләп иткән. Убидагы “Җылы йорт” балалар приюты, лицей һәм Шәйморза участок хастаханәсе котельныйларында дистәләгән метрдагы торбалар яңага алмаштырылган, төтен юллары яңартылган. Чүпрәле муниципаль башкарма комитеты җитәкчесе карары буенча 16 сентябрь көнне 46 котельныйны эшләтеп җибәргәннәр. Әлбәттә инде, беренче чиратта балалар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җылылык алган. Газ мичләре белән эшләүче 72 операторның һәркайсы аттестация узган, вазыйфасы буенча имтихан тоткан.

Реклама

“Кыш суыклары куркытмас, биналарга җылылыкны тиешенчә бирербез. Тик менә урыннардагы җитәкчеләр бинада җылылыкны саклау өчен ишек, тәрәзәләрне дә суык кермәслек итеп җыылытсыннар иде”, - ди предприятие директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X