Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә яшәүче Гаделҗан Хуҗиевка 100 яшь тулды

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Гаделҗан Сәлимҗан улы Хуҗиев  бүген 100 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итте.

Әйтергә кирәк, районда ул бүгенге көнгә бердәнбер йөзяшәр  өлкән кеше. Моңарчы бер гасырлык гомер көзенә җитүчеләр арасында  бердәнбер ир-атның булуы белән дә Гаделҗан абый  аерым бер урын алып тора.

Хәер, аның йөз яшьлеген балалары махсус ясатып кайткан торт өстендәге язу гына билгели. Гаделҗан аганың үзенә һич кенә дә әлеге санны бирмисең. Ник дисәң, ул бүгенге көндә дә хәрәкәттә, хәтта йорт тутырып, тавык чебиен асрый, сарыклар тота.

-Мин бервакытта хәрәктсез тормадым. Кешегә эш кирәк, хәрәкәт, мәшгульлек булса, адәм баласы картаймый ул,-ди.

Гаиләдә алар дүртәү үсәләр. Ике абыйсы сугышта була, берсе кайтмый, икенчесе исән сау кайтып, олыгаеп кына вафат була.  Гадельан агага сугышка барырга  бер аягы комачаулый, кыскарак була.

Ул бала вакыттан ук хезмәт белән чыныгып үсә. Көне-төне басудан кайтып керми: урак белән ашлык ура, көлтәләр бәйләп йөри. Ә балигълык яшенә җиткәч,  иң булдыклы, тырыш кыз Әсма  белән кавышып, гаилә кора. Гаиләдә дүрт бала туса да, икесе генә исән-имин үсә. Бүгенге көндә берсе Ульяновск шәһәрендә, икенчесе Пермьдә яши.

Әсма әби вафатыннан соң, моннан 11 ел элек, Гаделҗан абый Ульяновскига барып тора, әмма күңеле ятмый. Шуннан бирле төп нигезендә берялгызы гомер кичерә. Улы Җәүдәт белән килене Исламия ханым көн саен диярлек кайтып йөриләр, күршеләре дә әйбәт аның, иртән үк хәл белергә керәләр, янына социаль хезмәткәре  Рәмзия Асанова  да һәрвакыт килеп йөри.

Гасыр яшьтәше бервакытта  тәмәке тартмаган, аракы эчмәгән. Гомере буе умарталар асраган, аларны тотуынң бөтен серен белә. 

Юбилярны бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котларга килде.

- Безгә сезнең янәшәдә утыру олы бер дәрәҗә. Сез бер гасыр тарихының шаһиты, искитмәле шәхес. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен үрнәк. Сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләгезгә иминлек телим, - диде Марат Гафаров. Район җитәкчесе йөзяшәр юбилярга Россия һәм Татарстан Республикасы Президентларының Котлау хатларын, шәхсән үзеннән бүләк тапшырды.

Гаделҗан ага исә, кунакларга хезмәтләре  бәрабәренә дәрәҗәләргә ирешеп яшәүне теләде, хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев