Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә ТР буенча баш федераль инспектор кабул итте

Баш федерель инспекторга сораулар күп төрле булды.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов бүген Чүпрәледә  гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады.

Баш федерель инспекторга сораулар күп төрле булды. Шәхси характердагылар да, җәмәгатьчелек өчен кирәк булганнары да. Аларның барысы да буенча киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды.

-Халыкны кабул итүне график буенча алып барабыз. Төрле министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, депутатлар, юристлар да кабул итү оештыра. Шәһәрләргә һәм район үзәкләренә дә чыгабыз. Бөтен кешенең дә Казанга барып йөрү мөмкинлеге юк бит.  Мөрәҗәгатьләрне төрле структураларга юллыйбыз. Аларны хәл итүнең закон белән күрсәтелгән сроклары бар. Һәр мөрәҗәгать буенча нигезләнгән җавап әзерләнә,-ди Ренат Тимерзянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев