Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүпрәледә чыгарылышлыларны хөрмәтләделәр

Ниһаять дәүләт имтиханнары артта калды. Укучылар да, аларга белем биргән укытучылар да, ата-аналар да җиңел сулап куйды.

Быел да,  11 классны тәмамлаучыларны чыгарылыш балына җыйдылар, район  мәктәпләрен  тәмамлаган 144  егет һәм кызны район мәдәният йортына  чакырып котладылар, хөрмәтләделәр.  Быел  мәктәпне 25  укучы  медальләргә  тәмамлады.

Традиция буенча ел саен үткәрелеп килүче әлеге тантаналы  кичә чыгарылыш класс укучыларын олы тормышка озату кебек уза.  Сәхнә түреннән аларга бары изге теләкләр теләнә, киңәшләр бирелә, бик күп истәлекләр яңгырый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров  чыгарылыш сыйныфы укучыларын ихлас күңелдән тәбрик итеп,  максатларына ирешүләрен теләде, ата-аналарга рәхмәт белдерде.

-Үзегез сайлаган максатка ирешү өчен бөтен белемегезне һәм үҗәтлегегезне туплап алга барыгыз. Киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча җәмгыятькә кирәкле гражданнар булыгыз, сезнең белән һәр чак горурланып яшәсәк иде. Үзегезнең Чүпрәле районы егетләре һәм кызлары икәнегезне беркайчан да онытмагыз,- диде  Марат Ринатович.

Кичәдә укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны, олимпиада, конкурслар, фестивальләр, спорт чаралары призерларын, район тормышында актив катнашкан укучыларны  һәм әти- әниләрне хөрмәтләделәр.

22017-2018 уку елы буенча  "Ел укучысы" исеменә  1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Энҗе Сәлахова лаек булды. Билгеле инде, чарада  укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә дә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре күп әйтелде.

Аннан соң егетләр һәм кызлар бергәләшеп чыгарылыш сыйныф укучылары паркына килделәр. Биредә алар өчен махсус бүләк - республиканың мәртәбәле эстрада артистлары, ди-джейлар катнашында   күңел ачу кичәсе каршы алды.

Чараның 27 июнь- Яшьләр көненә дә туры килеп үткәрелүе аңа да ямь өсти. Шулай итеп, онытылмас кичә  яшьләрнең шат авазына, музыкага күмелде. Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, уку елларындагы  күңелле хәтирәләрне искә алдылар.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев