Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә: "Без яшел уракка әзер" диләр

Район хуҗалыкларында 2018 – 2019 елларның кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген ачыклау максатыннан махсус комиссия тикшерү үткәрде.

Үткән еллардагы кебек аның эшендә республиканың җаваплы вазыйфа башкаручы хезмәткәрләре - Татарстанның үзйөрешле машиналары һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча Идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының үсемлекчелек тармагын үстерү бүлегенең орлыкчылык һәм химияләштерү секторы киңәшчесе Рамил Зиннатуллин, Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, “Гостехнадзор”ның райондагы бүлеге начальнигы, баш дәүләт инженер- инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм районның агроидарә белгечләре, урыннардагы агрономнар, инженер- техник хезмәткәрләр катнашты. Алдагы кышлату чоры өчен бу җәйдә 12633 тонна катнаш азык, 8210 тонна печән, 42222 тонна сенаж, 49259 тонна силос һәм 14704 тонна салам әзерләнергә тиеш. Моның өчен 8600 гектардагы күпьеллык үләннәрне һәм 2973 гектардагы катнаш азык белән берьеллык үләннәрне җыеп аласы була. Агроидарәнең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов әйтүенчә, шушы кадәр эшне башкарып чыгуда йөзгә якын төрле маркадагы комбайннар, чапкычлар, тырмалар һәм төягечләр катнашачак икән. Семинар эше җаваплылыгы чикләнгән "Эталон - Агро" җәмгыятеннән башланды. Аннан соң комиссия членнары "Цильна" хуҗалыгында, П.В. Дементьев исемендәге һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмаларында булдылар. Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына, басудан азык утарына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә юнәлтте. Тикшерү нәтиҗәләрен карап чыкканнан соң, комиссия җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте, “Ак Барс – Чүпрәле” һәм П.В. Дементьев исемендәге агрофирмаларның аеруча яхшы әзерлек күрүләрен билгеләп үтте. Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, җәй буе басу эшендә катнашучыларның һәркайсына түземлелек, гаилә бәхете һәм имин тормыш теләде. "Быелгы һава шартлары кыр эшләре өчен бик үк җайлы килде дип булмый. Барлык эшләр дә диярлек ике атнага соңга калды. Шуңа да карамастан, басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үзвакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз малларыгыз тук, икътисадыгыз нык булыр. Чүпрәле егетләренең хезмәттә сынатмауларына шигем юк, сезгә уңышлар телим. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез, сезгә уңышлар телим",- ди республиканың баш технадзоры Радик Рагипович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев