Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә азык утарларында кызу эш кайный

Районда алдагы кышлату өчен терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә.

Аңа беркадәр соңгарып керешсәк тә, тупланган азыклар күләме үткән елның шул ук чорындагыга тигезләнде. Бүгенге көнгә дүрт мең гектарга якын күпьеллык үләннәр чабылды, Аларның 1600 гектардагысы печәнгә алынды, шушы кадәр үк мәйдандагысы сенажга салынды һәм калган өлеше җәйге лагерьдагы малларга чабып ашатылды.
Һәр баш терлеккә уртача 2,9 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү буенча “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы алда бара. Биредә һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә 11 центнердан артык азык запасы тупланды да инде. Монда кыска гына вакыт эчендә 1500 тоннадан артык яхшы сыйфатлы сенаж салдылар, 30 тонна чамасы печән кайтардылар. Үткән еллардагы кебек Городище филиалы хезмәтчәннәре дә уңганлык күрсәтәләр. Һәр баш мал өчен 8 центнерга якын азык кышкы саклауга куелды. “Районда күпьеллык үләннәр тугыз мең гектарга якын мәйданны били. Яңгырлар явып бик сөендермәсә дә, яшел масса ярыйсы чыга. Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләүдә төрле маркадагы 23 техника эшли. Аларның 18 –е үләннәрне чаптыра, бишесе төземнәргә салынган үләнне ваклатып йөк машиналарына тутыра”,- дип сөйли агроидарәнең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов.

Иң күп мал асраучы “Цильна” хуҗалыгы эшчәннәре дә терлек азыгы әзерләү эшләрен уңышлы башлап җибәрделәр. Биредә ел саен азыкларны 1,5 елга җитәрлек күләмдә әзерләүне максат итеп куялар. Монда бер мең гектарга якын мәйданны биләгән күпьеллык үләннәр чабылды да инде. Алардан 400 тонна печән әзерләделәр, 3500 тонна чамасы сенаж салдылар. Әйтергә кирәк, соңгы көннәрдә цильналылар азык утарларына тәүлек саен 100 тоннадан артык печән һәм 500 тоннага якын сенаж кайтаралар. Сенаж ташуда көн саен унар “КамАЗ” машинасы катнаша һәм азык утарыннан 12 километр ераклыктагы кырдан 13 әр рейс ясыйлар икән. “Тын алырга бер минут вакыт юк, төятеп кенә өлгер. Яңа чапкан үләннәр эссе көндә тиз кипшенә, шуңа күрә дымлылык та яхшы. Хезмәттәшем Айрат Яфизов та җитез эшли. Үзенең “Магдон” ургычы белән люцерна үләнен төземнәргә сала”,- дип сөйли “Ягуар” маркалы ваклаткычны идарә итүче Илнур Сатдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев