Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы Советының бишенче утырышы булды

Дүртенче чакырылыш Чүпрәле районы Советының бу елдагы соңгы - бишенче утырышы булып үтте. Аның эшенә район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелек итте.

Утырышта депутатлар “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» 2009 елның 17 декабрендәге 40/2 номерлы карарының яңа редакциясе хакында”гы, “2021 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының күчемсез мөлкәтен хосусыйлаштыру буенча планын (программасын) раслау турында”гы мәсьәләләрне карап тикшерде. Әлеге мәсьәләләр буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе А. Рәкыйповның, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе И. Әбдриевның, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинның докладлары тыңланды. Соңында депутатлар каралган мәсьәләләр буенча карар кабул иттеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев