Быелгы язда Чүпрәледән 40 тан артык егет армия сафларына китәчәк
Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлек начальнигы подполковник Радик Төхфәтуллин әйтүенчә, быелгы язда безнең районнан 40 тан артык егетне армия сафларына чакырачаклар икән.
Медицина комиссиясе егетләрнең сәламәтлекләрен югары бәяләгән. Шуңа күрә аларны теләсә кайсы частьләргә дә җибәрергә була.
Элек еллардан аермалы буларак армиягә китүче егетләрне хәзер Петр Дементьев исемендәге парктан озата башладылар. Аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти- әниләргә борчылырга урын юк – 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар – хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк-яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр. Һәр чакырылыштагы кебек үк, монысында да һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп. Чыннан да, егетләр белән кыска гына вакыт аралашып алганда да, аларның элиталы частьләргә барырга теләкләре барлыгын сиздем. “Авылдаш дусларымның күбесе хәрби хезмәттә булып кайтты инде. Алардан каласы килми. Райондагы күп тармаклы технологияләр техникумында укып “механик” белгечлеге алдым, хәрби хезмәттә бәлки аның да кирәге чыгар. Армиядән соң туган якларга кайтырга исәп. Соңгы елларда Чүпрәле бик матурайды, әллә кайда китеп эш эзлисе килми”,- дип сөйли Шланга авылы егете Раил Сәлимҗанов. Ул көнне Матак авылыннан Константин Головинны, Иске Чүпрәледән – Андрей Казаковны, Яңа Убидан – Василий Матросовны, Яңа Чәкедән – Денис Михайловны, Яңа Элмәледән - Дмитрий Николаевны, Алешкин – Саплыктан – Виктор Порфирьевны һәм Шланга авылыннан Раил Сәлимҗановны РФ Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә озаттылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров егетләргә иң җылы теләкләрен ирештерде, Ватанның лаеклы сакчысы булырлык ул үстерүләре өчен әти – әниләренә рәхмәт әйтте. Солдатларны озату тантанасында шулауй ук Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар подполковник Радик Төхфәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, дин әһелләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аларның барысы да солдатларыбызның яхшы хезмәт итүләрен һәм исән – имин районга кайтуларын теләделәр, үзләренең хәер – фатыйхаларын бирделәр. Марат Ринатович егетләргә мадти ярдәм йөзеннән “конвертлар” да тапшырды. Иртәнге нәкъ биштә егетләр утырган автобус Казанга-республика хәрби комиссариатына юл алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев