Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Чүпрәлегә килде

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән районга килде.

Алар районның Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән берлектә авыл җирлекләре башлыклары, төрле службалар җитәкчеләре катнашында үткән семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Территорияләрне үстерү, республика җирле үзидарәсе  системасын камилләштерү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Ассоциация рәисен районның бүгенгесе, авыл җирлекләрендә кичекмәстән хәл итүне сорый торган мәсьәләләр белән Марат Гафаров таныштырды.

Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухинның доклады тыңланды. Ул 2017 елда үз территорияләрендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Барлык төр төзелешләрнең һәм капиталь төзекләндерүләрнең республикада гамәлгә куелган Президент программалары бәрабәренә алып барылганлыгын әйтте һәм бу уңайдан республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Әңгәмә барышында  Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлеге башлыкларын территориаль җәмәгать җирле үзидарәләрен юридик зат сыйфатында теркәү эшен активлаштырырга чакырды, каберлекләр биләгән җир кишәрлекләрен (районда алар 82) кадастр исәбенә куярга кирәклеген әйтте, шулай ук, зиратта мәгълүмати стендлар куюны, бу урынга килү юлларын төзек тотуга басым ясады. Семинар-киңәшмә кысаларында  муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын эшләү, терлек каберлекләрен һәм биотермик чокырларны төзекләндерү, торак пунктларда юлларны карап тоту мәсьәләләре дә күтәрелде.

Соңыннан Әгъзам Гобәйдуллин авыл башлыклары сорауларына җаваплар бирде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев