2018-2020 елларга Чүпрәле муниципаль район бюджеты һәм Башкарма комитет җитәкчесе турында
Район Советының егерме беренче утырышында, Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү, 2018-2019 һәм 2020 елларга район бюджеты проектын раслаудан тыш, район башкарма комитеты рәисе Шәүкәт Алиулловны, шәхси гаризасы нигезендә, эштән азат итү мәсьәләсе дә каралды.
Район Советы утырышының көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады. Ул район Уставының кайбер бүлекләре һәм өлешләренә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте.
2018-2019, 2020 планлы елларга бюджет проектын карауга керешкәнче район Башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илдар Рәкыйпов киләсе өч елга планлаштырылган районның социаль-икътисади үсеш прогнозы белән таныштырды. Аңа кыскача гына тукталып үткәндә- 2017 елда территориаль тулаем продукт 6,7 млрд. сум күләмендә булачак дип фаразлана, шуның 2 млрд. 30 млн. сумга якыны авыл хуҗалыгына туры киләчәк. Узган тугыз айга караганда халыкның көнкүреше сыйфатын күрсәтә торган күрсәткеч-җан башына туры килә торган керем 2279 сумга артып, 2017 елның алты аенда 13059 сумны тәшкил иткән. Ә ел ахырына исә җан башына туры килә торган керем 15505 сум булыр дип көтелә.
Ә район бюджеты исә 2018-2020 елларга 537 млн. 484 мең сумнан алып арта бару рәвешендә 2020 елга 548 млн.777 мең сум булыр дигән проектны раслап, депутатлар карар кабул итте. Депутатлар каравына бюджет мәсьәләләрен район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинова тәкъдим итте.
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәләне исә район башлыгы Александр Шадриков бәян итте. Ул район башкарма комиететы җитәкчесенең гамәлдәге законнарга таянып, биләгән вазифасыннан үзен вакытыннан алда азат итүне сорап язган гаризасын укыды. Һәм әлеге вазифада озак еллар эшләгән Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиулловның хезмәт юлына тукталды.
Шәүкәт Алиуллов югары белем алганнан соң, районга кайтып төпләнеп, хезмәт юлын укытучылыктан башлаган. Аннан соң ВЛКСМның район комитеты, район мәгариф системасын җитәкләүләр, ил язмышындагы үзгәртеп кору еллары, районны газлаштыру - төрле чорларда районның җаваплы җитәкчесе булып эшләгән Ш.Алиуллов җилкәсенә төшкән эшләр, проблемалар. Александр Шадриков аның һәр сорау, проблемадан да лаеклы чыга алуын, һәр ситуациядә дә компетентлы җитәкче булып кала алуын, дус та, акыллы киңәшче дә булуы турында әйтте. Ахырда аңа олы рәхмәт белдереп Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт Хатын һәм Чүпрәле районының Почёт Грамотасын тапшырды.
Утырышта Шәүкәт Алиуллов үзе дә сүз алып бу җаваплы вазифада гына да 19 ел гомере үткәнен сөйләде. Нинди генә тармакта эшләмәсен һәрвакытта да гадел булырга тырышуы турында әйтте.
Депутатлар корпусы исеменнән чыгыш ясаган Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов, боларның һәммәсен дә раслап, Шәүкәт Әхмәтсафа улына "Кешелеклеләрнең дә иң кешелеклесе" дигән бәя бирде һәм озак еллар бер сафта, аңлашып эшләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп депутатлар каравына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Полюшков кандидатурасы тәкъдим ителде. Алар аны раслады.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Алмаз Галяутдинов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев