Яңа бәяләр киләсе елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак. 1 июльдән җылылыкның бер гигакалориясе 8,8 процентка, кайнар су 11, салкын су 2 процентка, электр энергиясенең 1 кВт/сәгате 7 процентка арта. Газга бәя тарифлар буенча федераль хезмәт приказы чыкканннан соң гына билгеләнәчәк. Торак хезмәтләренә тарифлар җирле власть тарафыннан билгеләнә.
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын һәм кайнар суга, су бүлүгә, җылылык белән тәэмин итүгә, газга яңа тарифларны раслады.
Нет комментариев