Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә чаралар узды
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар узды. Бу көннәрдә, илебез горурлыгы булган хәрбиләрне һәм булачак солдатларны бәйрәм белән котлап, төрле чаралар үтте.
Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә бу уңайдан һәрвакыт зур тантана оештырыла. Ай дәвамында ватанпәрварлык темасы астында күп төрле чаралар уза. Башкарылган эшләрнең барысы да яшь буынга потриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Шуңа да мондый чаралар үткәрүгә әһәмиятне арттыра барабыз.
17 нче февраль көнне авылыбызның өлкән солдатлары, Әфган сугышында катнашып җиңү яулап кайткан солдатлар: Махмутов И.Н.,Садыков И.И., Хайруллин И.И., укучыларның әтиләре, студент егетләр мәктәпкә җыелды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мәктәп директоры Ш.М.Абдрахманов бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң күңелле ярышлар, спорт уеннары белән мәктәп кичкә кадәр гөрләп торды. "Ватанны Саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән бәйрәм кичәсен югары дәрәҗәдә оештырган мәктәп администрациясенә, эчтәлекле чара әзерләгән педагог-оештыручы Д.И.Вилдановага, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы В.В. Антоновка һәм барлык укучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Киләчәктә дә тыныч тормышта да сынатмаган, Әфган сугышын, Чечен сугышларын кичкән батыр егетләребез хөрмәтенә мондый чаралар оештырылыр дип ышандырып калабыз.
Чара барышында Илдар Садыйков, Ринат Камалов бик матур итеп гармунда уйнадылар, төрле ярышларда катнаштылар, Зөфәр Камалов, Фәнис Мифтахетдинов автомат җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев