Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа Ишле авылы халкы Коръән ашына җыелды

Авылдашыбыз – күршем Гомәр абый белән Сара апа кызы Римма безнең горурлыгыбыз.

70 нче елларда Яңа Ишле сигезьеллык мәктәбендә укытырга туры килгәнлектән дә (хәзер ул мәктәп башлангыч кына инде) мин аны яхшы беләм.
Римма гади колхозчы гаиләсендә тугыз баланың алтынчысы. Гомәр абый гомере буе колхозда алдынгы механизатор булып эшләде. Үтә дә кешелекле, янәшәдәгеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде, ә Сара апа чөгендер игүдә катнашты. Ул елларда аны бөтен республика белә иде, дисәм дә хата булмас. Гомәр абый бакыйлыкка күчкәч балалар үз тормышлары белән яши башладылар. Моннан 5 – 6 ел элек, Сара апа 90 яшьне дә узуына карамастан, пенсия акчасын әз – әзләп янга калдыра барып 100 мең сум акча туплый һәм аны авылда күпер төзетү өчен бирә (ул акчаны ничә еллап җыйганын үзе генә белгәндер). Римма мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укыды, җәмәгать эшләрендә дә бик актив иде. Мәктәпне тәмамлагач та югары белем алып, тормышта үз юлын, үз тиңен табып Кече Чынлы егете Рәмис Сафиуллов белән тормыш корып җибәрделәр. Язмыш дулкыннары аларны Тәтеш районына китерә. Еллар үтү белән Рәмис район хакимияте башлыгы булып сайлана. Римма исә крестьян – фермер хуҗалыгына җитәкчелек итә. Бер үк вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Колос” җәмгыяте агрофирмасы директоры да әле ул. Очрашуга җыелгач күршемнең эшләре белән кызыксынып сөйләшеп тә утырдым. Хуҗалыклары аягында нык басып тора, эшләре гөрләп бара икән, кырларда иген үстерәләр, терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Аның куллары астында эшләүчеләр аңардан бик канәгать, һәр участокта тиешле шартлар тудырылган, хезмәт хаклары вакытында бирелә. Римма Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының Тәтеш филиалы җитәкчесе дә әле. Шундый зур җаваплылык сорый торган эш башкару, иреңнең эшендә таяныч булу да җиткән бит инде, югыйсә. Юк инде, ниндидер проблемалар булганда тыныч кына яши алмый шул ул. 14 авылда тагын “Ак калфак” оешмалары төзи. Һәр авылда “Әбием сандыгы”, “Пар канатлар”, “Килен белән кайнана”, “Чулпы җыры” кебек төрле чаралар үткәрәләр. Кунак булып, чәй эчеп утыру түгел аларның максаты. Аз керемле гаиләләргә булышу, матди һәм рухи яктан ярдәм итү, гаилә проблемаларын чишү – барысын да аңлап хәл итәргә тырышалар алар. Ярдәмгә мохтаҗлар да читтә калмый. Шушы максаттан хәйрия акцияләре уздыра, күп вакыт үзе иганәчелек күрсәтә. Эшләнгән эшләр байтак, армый – талмый үзенә бер канәгатьләнү белән башкара ул аларны. 14 июльдә Яңа Ишлегә кайтып (ул безнең туган авылыбыз) корбан чалып Коръән ашы уздырды. Табигать кочагындагы чуен казаннарда корбан ашы һәм пылау пеште. Нәкъ шулчак үзебезне әкият дөньясында сыман хис иттек. Мәҗлескә ул авылның барлык олы яшьтәге кешеләрен чакырган. Ульян, Самара, Казан, Тәтеш шәһәрләреннән төрле якларга сибелгән, шул авыл кешеләре, кардәш – ырулар да чакырулы иде. Иң гаҗәбе шушы авыл мәктәбендә укыткан (алар инде кайсы кайда яши) укытучыларны чакырып хөрмәтләп транспорт җибәреп алып килделәр.

Римма сүз алып кунакларны “Авыл бәйрәме” белән котлады. Авылдашларга, тирә – күршеләргә рәхмәт әйтте, исәнлек теләде. “Кадерле кунаклар, туганнар, авылдашлар! Сез безнең әти – әниебез белән аралашып яшәдегез, шатлыкларын, хәзрәтләрен уртаклаштыгыз. Бик яшьли фаҗигале төстә вафат булган дүрт туганыбызны соңгы юлга озатуда катнаштыгыз, кайгыларын бүлештегез, үзләренә мораль яктан ярдәм иттегез”,- диде ул. Ә укытучыларга мөрәҗәгать итеп: “Кадерле укытучыларым, сез миңа һәм тагын сигез туганыма белем һәм тәрбия бирдегез. Шуның барәбәренә мин тормышта дөрес юл сайладым һәм кайбер дәрәҗәләргә дә ирештем. Сезнең чал чәчләрегез алдында баш иям”,- дип үзен укыткан укытучыларга кызыл роза чәчәкләре бәйләме бүләк итте. Коръән сурәләре укып корбан ашлары, пылау ашагач мәчеткә барып икенде намазы укыдык, якыннарыбызны зираят кылдык. Сәгать дүрттә барлык кунаклар, авылның яше – карты клубка җыелдык, анда Риммабыз Ульяннан чакырып кайтарган һәвәскәр артистлар концертын карадык, аларга кушылып үзебез дә җырладык, биедек, күңелебездә ташыган хисләр белән уртаклаштык, яшьлегебезне искә алдык. Әлбәттә, моннан 50 ел элек бергә эшләгән хезмәттәшләр һәм укыткан укучылар белән очрашу шатлыгы чиксез иде. 70 нче елларда бергә эшләгән, хәзерге вакытта Чувашиянең Балтай авылында яшәүче Гөлфинур Вәлиуллина бик озак еллар авылга кайта алмаган икән. Мондый очрашу оештырганы өчен ул елый – елый Риммага рәхмәтләрен җиткерде. Шушы елларда мәктәп директоры булып эшләгән 81 яшьлек Азат Кәримович Сәгъдиевның да күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. “46 ел мәктәптә эшләү дәверендә мондый хөрмәтне күргәнем юк иде әле”,- ди ул. Ул көнне авыл халкы Римманың гаиләсенә рәхмәт әйтеп ихлас күңелдән бәйрәм итте. Без аннан соң Сара апа белән Гомәр абый төзегән йортта да булдык. Балалары туган нигезне саклап, төзекләндереп торалар, хәтта җылыту системасын да төзек хәлдә тоталар. Бүлмәдәге гөлләр, жиһазлар – бар нәрсә алар исән чактагы кебек. Менә хәзер үзләре кайтып керер дә тугыз баланың шау – гөр килгән тавышын ишетер сыман. Барлык балалары, оныклары теләгән вакытта кайталар, ишекләре һәрвакыт ачык. Анда әби – бабай рухы сизелеп тора. Тормыш гел шатлыктан, күңел ачудан гына тормый шул... Аның тәгәрмәче бер әйләнә дә бер баса, диләр бит. Римманың да сагыш – моң белән мөлдерәмә тулган вакытлары күп булды. Ай тулган чакларда баласын югалткан бүредәй айга карап улардай көннәре байтак шул бу гаиләнең. Менә инде балигъ булып, үз гаиләсен корган олы уллары авариягә эләгеп 5 - 6 ел урын өстендә ята. Израильдә операция ясаган вакытта табиблар Риммага Коръән китабы алып килергә әйтәләр. Римма мәчет эзләп урамга йөгереп чыга, ә анда сугыш, атыш – корылыш. Ул ике чакрым чамасы араны йөгереп уза, мәчетне дә эзләп таба. “Кая йөгерәсең болай, аталар бит үзеңне!”,- диләр аңа. “Үлсәм дә улым өчен үләм”,- ди ул. Аны Аллаһы Тәгалә саклый, изге китапны хастаханәгә алып килеп җитә. Римма түзә, йөрәге әрнеп сыкраса да яшен күрсәтми.

...Бәйрәмнән соң монда килә алмаган авыруларга күчтәнәчләрен, бүләкләрен таратып чыга ул. Кешеләргә ярдәм итү кебек күркәм сыйфатлар аларның гаиләсенә ерак тамырлардан ук күчеп килә. 90 яшьтә дә авылдашларына күпер төзетеп калдырган Сара апаның гамәл дәфтәре ябылмасын, күрсәткән изге эшләре өчен урыннары оҗмахта булсын. “Изгелек эшлә дә суга сал, балык белер, балык белмәсә халык белер”,- дигән мәкаль дә бар. Белер, һичшиксез Аллаһы тәгалә белер, кылган гамәлләрегез хакына газиз балагыз савыкланып аякка басар. Бу минем барлык авылдашларыбыз исеменнән ихлас теләгем. Айсылу Хәйруллина, Иске Чүпрәле авылы, ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев