Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа чүпрәлелеләр ифтар уздырды

Соңгы елларда Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең дини эшчәнлеге җанланып китте.

Мәчет манарасыннан көн саен азан әйтелә, намазлар укыла, гомумән, дини гореф – гадәтләр ныгый, авыл халкы да дингө ныграк тартыла башлады.
Бу урында Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның абруен ассызыкламый мөмкин түгел. Озак еллар җитәкчелек урынында эшләгән Данир хәзрәткә дин эшен алып баруны тапшыргач та, үз алдына ул авыл халкының дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итеп яшәүне үзенең төп вазыйфасы һәм максаты итеп санады. “Авыл бәхетле, аның рухи киләчәге бар, ә бүгенге көндә иманлы киләчәкне булдыручы тырыш, тыңгысыз кешеләре бар”,- дия торган иде ул. Һәм ялгышмады да. Ифтарга җыелган халык алдында ( анда йөздән артык мөселман килгән иде) чыгыш ясап, әле шушы көннәрдә генә мәчетне төзекләндерү буенча күпме эшләр башкарылганын бәян итте. Эшмәкәр Марсель Аббазов үз көче белән түбә калайларын алмаштыртып яңа манара куйдырган. Рөстәм Юсупов җылыту системасын төзекләндереп казанны яңага алмаштырткан. Электр челтәре начальнигы Айрат Низамов әмере буенча электр үткәргеч чыбыклар, розеткалар яңартылган. Рөстәм Бадыков мәчет залларындагы бөтен паласларны, коверларны юуып, чистартып китергән. Авыл хатын – кызлары мәчет бинасы эчен юуып тәртипкә китергәннәр. Ифтар үткәрергә булгач та, авылның ире – хатыны бердәм кушылып эшкә керешкән. “Халыкның шушы кадәр ярдәмчел, дингә хөрмәт белән каравына тагын бер кат инандым. Чыннан да безнең мөселман кардәшләребез бер – берсенә дус һәм туган. Мәчет шушы бердәмлекне ныгытуда үз өлешен кертергә тиеш”,- ди Данир хәзрәт. Әйе, татар авылларына гына хас булганча, Яңа Чүпрәле авылына нур биреп торучы рухи үзәк – мәчетебезнең һәрчак җанлы эшләп торуын телисе килә. Ифтарга авыл ир – егетләре генә түгел, район үзәгендәге мәхәллә картлары да бар иде. Чара Данир хәзрәтнең вәгазь сөйләвеннән башланып китте. Аннан соң мәҗлескә чакырылган кунак – район башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка сүз бирелде. Шушындый күркәм, саваплы эшләр башкарганнары өчен мәчеткә ярдәм кулы сузган иганәчеләргә рәхмәт белдерде, матур үгет-нәсыйхәт сүзләре белән уртаклашты, бердәм булып динне сакларга, Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска өндәде. Сөйләүчеләр күп булды. Шушындый гүзәл кичә оештырган өчен барлык авыл халкы шатланды, оештыручыларга, тәмле итеп ризыкларны пешерүчеләргә, өстәлләрне әзерләүчеләргә рәхмәт әйтте. Изге Рамазан аенда авылдашлар белән күрешеп, бергә намазларны, Таравихларны укып, түгәрәк өстәл янында авыз ачып утыру – иманнарны тотрыклы итте, туганлык җепләрен ныгытты һәм Аллах Тәгалә каршында савапларны арттырды. Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын, иманнарыбыз артып, күңелләребез һәм калепләребез чистарынып, Аллах Тәгалә кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсын иде! Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев