Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Велосипедта йөрүнең үз кагыйдәләре бар

Район үзәгендә яисә авылларда велосипед, скутер һәм мопед белән йөрүчеләр көннән-көн арта.

Ләкин юл йөрү кагыйдәләрен үтәү автомобильчеләр кебек үк аларга да бик мөһим. Хәтта алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк. Шуңа күрә мопед, скутер һәм велосипедлар юлда иң зур куркыныч тудыручылар булып санала.

Реклама

–Шуны искәртим, мопед яки скутерга бары тик 16 яше тулганнар гына утыра ала һәм аларны идарә иткәндә юл уртасыннан барырга ярамый. Кагыйдә нигезендә, мондый транспортлар юл читеннән генә хәрәкәт итәргә тиешләр. Хәрәкәт итү вакытында фараның якыннан күрсәтә торган уты янарга тиеш. Транспорт чарасын йөртүченең дә, пассажирның шлем киюе һәм аның эләктерелгән булуы мәҗбүри. Рульне ике кул белән тотарга кирәк. Бердән артык пассажир алырга ярамый. Велосипедта балалар бакчасы яшеннән үк йөрергә ярый. Ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу исә 14 яшьтән генә рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы йөртүчегә әйләнә һәм ул юлда йөрү кагыйдәләренең барысын да үтәргә тиеш була. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый. Велосипедчылар өчен кайбер трассаларда махсус юллар да бар. Велосипедчылар колонна белән барганда алар 10 кешедән артмаска тиеш. Берничә колонна икән, алар арасында 80-100 метр ара калуы шарт. Велосипед, скутер һәм мопедта пассажирларны йөртү ышанычлы аяк куйгычлар булганда гына рөхсәт ителә. 7 яшькә кадәрге балалар бу исәпкә керми. Тавыш сигналы эшләмәгәндә, тормоз системасы, тышкы яктырткычлар, двигатель, төзек булмаганда, шиналар бозылганда әлеге төр транспортлар белән юлга чыгу тыела,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев