Түбән Чәке урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды
Яшьләр өчен шатлык син, Картларга да тансык син, Халык үлмәс - син үлмәсәң, Мәңге яшә - НӘҮРҮЗ бәйрәме!
"Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 нче мартка туры килә. XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр. Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган. Ул көнне зур казанда "карга боткасы" пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән. Менә шулай күңелле итеп үзган Нәүрүз бәйрәме.
Нәүрүз бәйрәме озак еллардан бирле сакланып килә. Без дә, Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән шушы бәйрәмне билгеләп үттек. Бу бәйрәмне әзерләүдә ана теле һәм әдәбияты укытучысы белән китапханәче Абитова Наилә апа зур әзерлек куйдылар. 21 нче март көнендә мәктәбебез татар көйләре белән яңгырап торды. Без "Нәүрүз чибәре" конкурсы оештырып, кызларыбыз арасында төрле ярышлар уздырдык. Һәрбер сыйныфтан бер укучы сайлап, кызларыбыз уганлыгын һәм булганлыкларын күрсәттеләр. Хәтта чуваш милләтеннән булган 10 нчы сыйныф укучысы Иванова Дарья Анатолий кызы да шушы конкурста катнашып, "Иң талантлы туташ" номинациясендә җиңү яулады. "Иң тапкыр туташ" номинациясендә-Мурасова Ләйсән, "Оста куллар" номинациясендә- Садыкова Рәзидә үзләренең осталыкларын күрсәтеп тамашачыларны таң калдырдылар. Ә "Нәүрүз чибәре" исеменә 11 нче сыйныф укучысы- Тухфатуллова Әдилә лаек булды. Без кызларыбызның уңганлыкларын һәм булганлыкларын күреп, шатландык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев