Татар Бизнәсе авылы мәчетендә Хәтер һәм матәм көне үтте
Кичә. Бүген. Иртәгә

Татар Бизнәсе авылы мәчетендә Хәтер һәм матәм көне үтте

Бу изге чарага мәчетнең даими кунаклары - “Тамчы” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар,  клуб мөдире - килгән иде.

 

"Матәм көнендә без яу кырында ятып калган солдатларны, киләчәк буын өчен үзләрен корбан иткән сугышчыларны искә алабыз. Бүгенге тормышыбыз өчен аларны онытырга һич тә хакыбыз юк!",- дип сүзен башлады мәчетнең имам хатибы Гомәр хәзрәт Сафин. Ул сугыш кырларында ятып калган һәм исән-сау кайтып та, бүгенгесе көндә исән булмаган ветераннар рухына дога кылды.

   Шагаева Г.Х., тәрбияче

 


Нет комментариев