Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мошенниклар ОМС полисларына җитте

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә мәҗбүри медицина страховкалавы программасы буенча файдаланылмаган медицина хезмәте күрстүләре өчен компенсация түләве алырга тәкъдимнәр очрый башлады.

 

Күрсәтелгән интернет сайтта үзең турында турында мәгълүматлар, шул исәптән ОМС полисының номерын, оештыру хезмәтләренә түләргә банк картасы реквизитларын кертергә кушалар, гражданга тиешле түләү зурлыгы турында белешергә кирәклеген дә әйтәләр. Хәбәрләрнең авторлары гамәлдә һәм гамәлдә булмаган норматив хокукый актларга сылтама ясарга мөмкинннәр.

Әмма моңа ышанырга кирәкми. Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фонды аңлатуынча. ОМС системасында страховкалау тәэмин итүенең бердәнбер төре булып страховкалау очрагында (авырганда, имгәнгәндә) түләүсез медицина хезмәте күрсәтү тора. Алар страховкалау компанияләреннән медицина оешмаларына эш бирүчеләрнең үзләрендә хезмәт куючылар өчен һәм эшләмәүче халыкны иминиятләштерүче ТР Финанс министрлыгы страховкалау взнослары хисабыннан түләнә. Шул рәвешле ОМС программасы бюджеты гражданнар средстволары хисабына тупланмый һәм анда аларга файдаланылмаган медицина хезмәт күрсәтүләре өчен компенсация түләве каралмаган. Шул ук вакытта стравкаланган затлардан аларның гражданлык хокукларын гамәлгә ашыруга акча таләп итү законга каршы бару ул. Мошенникларның тәкъдименә каба күрмәгез. Сорауларыгыз булса, 8-800-200-51-51 номерын җыеп, фондның контакт-үзәк телефонына шалтырата аласыз.

Илсур Гарипов, территориаль фондның Буа шәһәрендәге филиалы директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев