Мөселманнар Мигъраҗ кичәсен билгели
Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәне- Мигъраҗ кичәсе, диләр.
Быел ул 13 апрельгә туры килә. "Исра" сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасы хакында. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән, башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән. Мигъраҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Шулай ук Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән; «Бәкара» сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән; кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән. Бу бик изге кич.
Мөбарәк бер кичә булганга күрә, унике рәкәгать намаз кылу яхшы дип санала. Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак.
Мигъраҗ кичәсе намазын ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз укылыр. Һәр рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң сүрә укылыр. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр”,дип әйтелә. 100 мәртәбә: "Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи", дигәннән соң 100 мәртәбә "Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд", дип салават әйтеп намаз тәмамланыр, дога кылыныр. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз савапка булсын. Әмиин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев