Кол Шәриф мәчетендә ислам турында лекцияләр тыңларга мөмкин
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кол Шәриф мәчетендә ислам турында лекцияләр тыңларга мөмкин

Бу атнадан башлап Кол Шәриф мәчетендә һәр пәнҗешәмбе ислам турында лекцияләр уку башлана.

Әлеге лекцияләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткере һәм шәһәрнең билгеле имамнары алып барачак, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Лекция рус һәм татар телләрендә булыр дип көтелә. Аларны тыңларга теләгән һәркем килә ала.

лекция Кол Шәриф мәчете

Нет комментариев