Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы авылы балалар бакчасында әтиләр бәйрәме үтте

Кече Чынлы авылы балалар бакчасында "Тамчылар" төркемендә әтиләр бәйрәме үткәрелде. Балалар алдан төсле кәгазъләрдән бүләкләр әзерләделәр, залны тутыргычлар,йолдызлар, солдатлар, парашютистлар рәсемнәре белән бизәделәр. "Минем әтием-горурлыгым" темасына рәсемнәр ясадылар, әниләре белән бергәләп хикәяләр яздылар.

Нәни артистлар әтиләренә "Мы лапочки, лапушки", "Әтиемнең йолдызы", "Солдатта булган диләр"җырларын җырладылар.

Әтиләр "Кем тизрәк", "Баланы ашат", "Төсле флаглар", "Санитар" кебек уеннар уйнадылар. Әлеге уеннар аша әтиләребез яшь чакларын hәм армиядә хезмәт иткән чакларын искә алдылар.

Әтиләребезгә аеруча Замдиханов Адель башкаруында "Без авыл малайлары" исемле җыр hәм төркем егетләренең, кызларының "Шәл бәйләдем", "Солдатлар" биюләре күңелләренә хуш килде, рәхәтләнеп кул чабып тыңладылар.

Ә балаларга әтиләрнең" Йомры икмәк" әкиятен уен формасында сәхнәләштереп күрсәтүләре ошады. Әтиләребез Камал театры артисларыннан бер дә ким түгел иде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Истәлек өчен фотога тештек., бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев