Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кайда күпме сөт савыла?

Җәй - күп һәм арзан сөт җитештерү чоры

 

. Еллык савылган сөтнең дә күп өлеше шушы чорга туры килә. Әлбәттә, малларның продуктлылыгын арттыруда көтүне дөрес ашату һәм эчертү төп факторларның берсе. Җәйләүгә алдан ук тулы әзерлек күргән хуҗалыкларда сөтнең күләме генә түгел, сыйфаты да, майлылыгы да арта. Бүгенге көндә тәүлек саен һәр сыердан уртача 17 килограмм сөт җитештергән Чүпрәле районы терлекчеләре дәүләткә 78 тоннадан артык продукция сата. Аның 21 тоннага якыны җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә туры килә. Республикада алдынгы урыннарны тоткан Мамадыш һәм Әтнә районнары терлекчеләре бер сыердан уртача 24 килограмм чамасы сөт савалар. Кукмара һәм Балтач районнары көн саен дәүләткә 247 – 216 тонна сөт тапшыралар. Мәгълүматлар күренгәнчә, район сыер савучылары арасындагы ярышта Городище терлекчеләре алда бара. Әлеге коллектив үткән елда да югары күрсәткечләргә ирешеп, алдынгылар сафында барды. Филиал директоры Рафаил Алимовның әйтүенә караганда, сыер савучылар арасында оештырылган ярыш уңай нәтиҗәләр бирә. Монда хезмәт дисциплинасы да тиешле дәрәҗәдә куелган. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле филиалы һәм “Цильна” җәмгыятендә дә һәр сыердан уртача 24,6 – 23,0 килограмм сөт савыла. Бүген терлекчелек фермаларында тотрыклы продукция җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Терлекчелек белгечләре һәм урта звено кадрлары җәйләүдән тулы файдаланып калу максатыннан эшне конкрет оештырырга бурычлылар.


Беренче графа – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, икенче – уртача бер сыердан җитештерелгән сөт (кг), үткән елның шул чорындагы күрсәткеч (кг), товарлылыгы (%). 
Мәгълүматлар 2018 елның 18 июленә.
Городище      26,5         23,9    92
Яңа Элмәле  24,6        23,4     95
Цильна           23,0        29,0     98
Мунчәли          18,8        21,6     92
Яңа Чокалы      17,3       16,7      95
Иске Кәкерле    15,9        14,8      91
Шланга               15,9         17,8     92
Зур Аксу              14,8         12,4     88
Яңа Уби                14,0         14,0     92
Түбән Каракитә     13,7        15,3     86
Яңа Кәкерле           13,3        12,2     89
Саплык                     12,9        11,8     92
Татар Бизнәсе           12,7        17,2     82
Матак                          12,5        12,2      91
Эталон – Агро             10,8        11,6      87
Шигали                           9,7         11,4      88
Кече Уби                          9,5        12,9      87
КФХ лар буенча              16,6       16,3      91
Район буенча                   17,0        17,1      92

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев