Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хәрби комиссариатлар оешуга 100 ел

Хәзер хәрби комиссариатлар җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә эшли.

Хәзерге вакытта Хәрби комиссариат хезмәткәрләре армиягә алынучы гражданнарны барлыйлар, аларны солдат тормышына әзерлиләр, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр. Аларның һәммәсе яшь буынны хәрби патриотик рухта тәрбияләү эшендә һәм Россия Федерациясе гражданинының бурычы булып торган Ватанны саклау идеясен үстерүдәге уңышлары өчен мактауга лаеклылар. Төп хезмәтебездән тыш, төрле бәйгеләрдә уңышлы гына чыгышлар ясавыбыз да эшчәнлегебезнең матур бер күрсәткече. Һөнәри бәйрәмнең башы 1918 елга барып тоташа. Ә 1993 елдан алып хәрби комиссариат хезмәткәрләренең эшчәнлек даирәсе тагын да киңәйтелде. Хәзер хәрби комиссариатлар җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә эшли. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге коллективы чакырылыш кампанияләрен оештыру, призывниклар, рядовойлар һәм запастагы офицерларны, хәрби техниканы исәпкә кую белән беррәттән, шактый гына социаль пландагы бурычларны уңышлы гына башкарып килә, территориаль оборонаны тәэмин итү һәм гражданнарга бу өлкәдә башлангыч белем бирү тиешле дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла. Запастагы гражданнар, сугыш гамәлләре ветераннарын исәпкә алу буенча зур һәм кирәкле эш алып барыла. Без гражданнарның Бөек Ватан сугышында, сугыш гамәлләрендә катнашуларын раслаучы архив документларын эзләүдән дә читтә калмыйбыз. Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарның пенсиясен һәм социаль тәэминатны һәм аларга социаль гарантияләр бирүне контрольдә тотабыз. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәрләре язгы чакырылыш кампаниясе вакытында билгеләп үтә. Бүген егетләрнең күбесе армиядә хезмәт итәргә тели, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүдән читләшүчеләр саны кими. Монда безнең хезмәткәрләрнең дә өлеше зур. Алар яшь буынны хәрби – патриотик тәрбияләү эшендә зур эш алып баралар. Быелның 8 апрелендә хәрби комиссариатлар барлыкка килүгә 100 ел тулды һәм личный состав бер генә мизгелгә дә безнең Армиябезнең һәм Флотыбызның, хәрби хезмәтнең хәрби комиссариаттан башлануын исеннән чыгармый. Шушы күркәм юбилей уңаеннан хәрби комиссариат ветераннарын, бүлекнең һәр хезмәткәрен, безнең белән хезмәттәшлек итүче һәркемне чын күңелдән котлыйм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим. 
Радик Төхфәтуллин, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар, подполковник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев