Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Дәүләт балалы гаиләләргә ярдәм итә

Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның 11 маенда коронавирус инфекциясе таралу шартларында гражданнарга һәм икътисадка ярдәм чараларының яңа төрен игълан итте. Кемнәргә тиеш соң әлеге түләүләр?

Өч яшькәчә һәр балага апрель, май, июнь айларында 5000 сум акча

Апрель аеннан башлап өч ай дәвамында бирелүче 5000 сум акчаны 2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 1 январена кадәр  туган яисә уллыкка яисә кызлыкка алынган балалы һәр гаилә дә ала. Балага апрельда 3 яшь тулган булса, ул бер ай өчен генә пособие алып өлгерә.

3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10 мең сум бирелә

Бала 2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июненә кадәрге аралыкта туган гаиләләргә бирелә. 10 мең сум акча гаиләнең әлеге яшь категориясенә кергән һәр баласына бирелә, шул исәптән, агымдагы елның 11 маеннан алып 30 июненә кадәрге чорда 16 яшь тулганнарга да. Ярдәм уллыкка яисә кызлыкка алынган балаларга да күрсәтелә.

Гаризаны ничек тапшырыга?

5000 сум акчаны алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яисә ТР Пенсия фонды сайтында тапшырырга мөмкин.  Әгәр сез гаризагызны июнь аеннан сон гына тапшырасыз икән, бу очракта әлеге акча өч айныкы (апрель, май, июнь) бергә итеп бер тапкыр түләнәчәк. Ә менә 10 мең сум акчаны алу өчен гаризаны бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аша гына тапшырырга мөмкин. Тапшырылган гариза нигезендә ТР Пенсия фонды 1 июньнән тәләүләрне башкара башлаячак.

Ике очракта да опекуннар  тарафыннан түләүләрне сорап электрон төрдә язылган гаризалар кабул ителми. Шуңа да опекуннарга ТР Пенсия фондына шәхсән үзләре килеп гаризаларын тапшырырга кирәк булачак.

-Бүгенге көндә әти-әниләр гаризаларын дәүләт порталы аша тапшыра башладылар инде. Электрон гаризаларны рәсмиләштергәндә ата-аналар аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Баланың һәм аның әти-әнисенең анкета мәгълүматлары, бала туу турындагы язма реквизитлары да төгәл итеп күрсәтелеп тутырылган булырга тиеш. Банк оешмасы реквизитларын күрсәткәндә дә төгәлсезлекләр булмаска тиеш.

Әгәр гаризада төгәлсезлекләр була икән, түләүләрне башкару срогы да озынаячак,- ди Россия Пенсия фондының клиент службасы җитәкчесе Венера Сагдеева.

Ике очракта да балалы гаиләләргә тиешле булган акчалар гариза тапшыручының бары тик банк счетларына гына күчереләчәк. Әмма кайсы банк кулайрак булуын ата-аналар үзләре сайлап алырга хокуклы. Әлегә “Россия почтасы” хезмәте кулланылмый.

Балалы гаиләләргә түләүләргә федераль бюджеттан 8 миллиард сум акча күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев