Чуваш  Чүпрәлесе  урта мәктәбендә татар телен яратып өйрәнәләр
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә татар телен яратып өйрәнәләр

Без Чуваш Чүпрәлесе урта белем бирү мәктәбе укучылары татар телен дәүләт телен теләп , яратып өйрәнәбез,чөнки без Татарстан Республикасында яшибез.

Татар теле дәресләрендә укытучыбыз Зөлфия Мидхатовна безне татарча укырга , сөйләшергә өйрәтә.Без татар халкының милли бәйрәмнәрен ,язучылар туган көннәрен ,күңелле бәйрәм кичәләрен кызыклы,файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Безнең мәктәп укучылары " Мин татарча сөйләшәм!"акциясендә елда актив катнаша,татар телендә аралаша белүләре белән горурланалар.Бу акциянең төп максатлары - татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү,дәүләт телен өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләү.Акция кысаларында быелда урамда кешеләр белән сөйләшеп - китапханә,кибет,музей,балалар бакчасына экскурсияләр оештырдык .Чаралар бик күңелле ,җанлы үтте.


мин татарча сөйләшәм

Нет комментариев