Чүпрәлеләр музейга элеккеге әйберләр бүләк итә ала
Музейга тарихи кыйммәткә ия булган докумнтлар, фоторәсемнәр, кулъязмалар, өйдәге элеккеге әйберләр, чигелгән, тугылган кул эшләнмәләре, атаклы якташларыбызның шәхси әйберләре кабул ителә.
Районы крайны өйрәнү музее һәм аның филиаллары: “Җир һәм кешеләр” (Иске Шәйморза авылы), П.В.Дементьев исемендәге музей (Село Уби) “Музейга экспонат бүләк ит!” акциясе игълан итә. Акция кысаларында тарихи кыйммәткә ия булган докумнтлар, фоторәсемнәр, кулъязмалар, өйдәге элеккеге әйберләр, чигелгән, тугылган кул эшләнмәләре, атаклы якташларыбызның шәхси әйберләре кабул ителә. Райондашларыбызны әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Акция нәтиҗәләре буенча иң кызыклы һәм истәлекле экспонатлар бүләк итүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Өстәмә мәгълүматлар өчен телефон номеры: 8(84375)2-24-87, эл.адрес: Gulnaz.Zyabbarova@tatar.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев