Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә хәрби хезмәткә китүче егетләрне хөрмәтләделәр

Россия Кораллы көчләре сафын тулынландырырга тиешле район егетләрен мәдәният йортына чакырып тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә әйләнде.

Туган җир җир барысына да сәләтле, чынлыкта да шулай ич. Ул үзенең җылы һәм хуш исле ипие белән тукландыра,чиста саф чишмә суын эчерә, үзенең матурлыгы белән җанга рәхәтлек бирә. Тик ул үзенең иминлеген генә тәэмин итә алмый. Шуңа күрә әлеге байлыклардан файдаланучы һәр кеше аны күз карасыдай сакларга һәм аның иминлеге өчен һәрчак уяу булырга тиеш.

Шушы көннәрдә солдат киемен кияргә тиешле егетләргә дә хәер – фатыйха иттереп шул сүзләрне әйттеләр.Россия Кораллы көчләре сафын тулынландырырга тиешле район егетләрен мәдәният йортына чакырып тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Аның әлегесе дә югары дәрәҗәдә үтте. Залга булачак солдатлардан тыш аларның әти – әниләре һәм дуслары да килгән. Тантаналы марш астында сәхнәгә Дәүләт һәм Чүпрәле муниципаль районы әләмнәре күтәрелә. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Гимнары яңгырый. Чүпрәле мунициапаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров залдагыларны әлеге тантана уңаеннан ихлас тәбрикләде, солдатка китәчәк егетләргә аерым мөрәҗәгать итеп аларның үрнәк төстә хезмәт итүләрен, районыбыз йөзенә кызыллык китермәүләрен теләде. Хәрби хезмәткә лаеклы уллар үстергәннәре өчен әти –әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Безнең район делегациясе еш кына Мәскәү өлкәсендәге районыбыз егетләре хезмәт итә торган частьтә булалар. Анда да командирлар солдатларыбызның яхшы хезмәт итүләре һәм тәртипле булулары турында сөйлиләр икән. Буа һәм Чүпрәле районнары комиссары, подполковник Радик Төхфәтуллин да егетләрне кыскача армия тормышы белән таныштырып алды. “Армиядә хезмәт итү яшь егетләрнең шәхесен тәрбияләүдә мөһим бер вакыт кына түгел, ул анарда җаваплылык хисе тою кебек сыйфатлар да тәрбияли. Кыенлыкларга дучар ителгән очракта да кеше булып калырга өйрәтә. Кайда гына, кайсы гына частьтә хезмәт итсәләр дә, Чүпрәле солдатлары сынатмыйлар, алар турында гел уңай хәбәрләр генә алып торабыз. Моның өчен беренче чиратта әти – әниләрегезгә һәм укытучыларыгызга рәхмәт әйтәм. Алар сезне патриотик рухта тәрбияләп үстерделәр, бөек Ватаныбызны яратырга өйрәттеләр”.- ди хәрби комиссар. Аннан соң ул район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән аның урынбасары Айрат Җәлаловка илнең хәрби комиссариатлары оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлек билгеләре тапшырды. Хәрби чакырылышта һәм армия сафларында хезмәт итүче солдатлар белән даими элемтә тотып актив эш алып барганы өчен Айрат Фиркатович Татарстан Республикасы хәрби комиссары – генерал майор Сергей Когогинның Рәхмәт хатына лаек булды. Сәхнәгә чыгып яшьләргә үзләренең хәер – фатыйхаларын бирүчеләр күп булды. Алар арасында пенсионерларның район советы рәисе Роберт Закиров, солдатка китүче егетләрнең әти – әниләре исеменнән Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Галина Кудряшова, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннарның район советы рәисе- әфганчы Иршат Җиһаншин бар иде. Шланга авылы егете Раил Сәлимҗанов сәхнәгә чыгып барлык иптәшләре исеменнән Ватан алдында торган хәрби бурычны лаеклы үтәүләренә нык ышаныч белдерде. Аңа җавап итеп залдагылар кул чапты.Концерт номерлары белән чыгыш ясаган үзешчән сәнгать осталары, ФОРПОСТ членнары күрсәткән сугышчан алымнар, Иске Чүпрәленең 1 номерлы мәктәбе укучылары һәм “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнәүче балаларның чыгышлары да бәйрәм тантанасына тагын бер кат ямь һәм җанлылык өстәде. 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев