Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле техникумында булачак технологлар ярышты

Конкурста әлеге уку йортының "Җәмәгать туклануы продуктларының технологиясе" буенча белгечлек алучы өченче курсның биш студенты катнашты. Алар үзләренең теоретик белемнәрен практика белән бәйләп "Иң яхшы технолог" исеме өчен көрәштеләр, оригинальлек, фантазия һәм максатка омтылышларын күрсәттеләр. Техникумда мондый конкурслар даими үткәрелеп тора. Аларның максаты да әлеге белгечлек буенча студентларның белемнәрен тагын...

Конкурста әлеге уку йортының "Җәмәгать туклануы продуктларының технологиясе" буенча белгечлек алучы өченче курсның биш студенты катнашты. Алар үзләренең теоретик белемнәрен практика белән бәйләп "Иң яхшы технолог" исеме өчен көрәштеләр, оригинальлек, фантазия һәм максатка омтылышларын күрсәттеләр.
Техникумда мондый конкурслар даими үткәрелеп тора. Аларның максаты да әлеге белгечлек буенча студентларның белемнәрен тагын да камилләштерүдән гыйбарәт. Быелгы бәйгене татар халкының танылган аш - су остасы һәм кулинары, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, милли кухнябызны дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановның туган көненә багышлап үткәрдек. Бу белгечлек буенча ел саен егермедән артык артык студент диплом алып чыга. Аларның ни дәрәҗәдә оста һәм белемле булулары безнең өчен бик мөһим. Сүз уңаенда шуны да әйтим, Татарстанның атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре, "Тәмле булсын" китабының авторы Резидә Хөсәенованың бик акыллы мондый сүзләре бар: "Бүген профессиональ дәрәҗәдә әзерлекле булган пешекчеләр юк. Шуңа да яшьләребезгә үзебезнең милли ашларыбызның серләрен буыннан-буынга җиткерергә тиешбез". Әлбәттә, монда без өчпочмак, чәк - чәк, гөбәдия, зур һәм вак бәлешләр пешерүгә дә нык игътибар бирергә тиешбез. Шуңа күрә конкурс биремнәренә дә шундыйрак шартлар куйдык. Кызларыбыз сынатмадылар. Конкурс комиссиясе членнары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль - инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Гөлинә Юсупова, Бөтендөнья татар хатын - кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфия Яфизова, халыкның мәшгульлек үзәге белгече Рәмзия Мусина, тармаклы технологияләр техникумы директоры Рамил Әхмәтов һәм "Туган як" район газетасы журналисты Рәшит Фәтхуллов конкурсантларның эшен бөтен яктан анализлап тиешле бәя бирделәр. "Чәк - чәк" номинациясе буенча Кристина Чашкина, "Токмач әзерләү" буенча Гөлия Сменова һәм "Милли традицияләрне саклау" номинациясендә Алсу Багаутдинова иң күп балл җыеп җиңү яуладылар. Бәйге барышында техникум студентлары көче белән әзерләнгән концерт программасы да тәкъдим ителде. Билгеле инде, җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Техникум директоры аларга Дипломнар тапшырды, ярышучыларның һәр кайсы истәлек бүләкләре дә алды. Конкусны әзерләүдә актив катнашкан укытучыларга һәм производствога өйрәтү осталарына "Ак калфак" бүлекчәсе рәисе Гөлфия Яфизова Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев