Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүп-чар яндыру тыела

Яз һәм җәй - янгын куркынычы зур булган чорлар.

Язгы кыр эшләре чоры җитте һәм язын җирдән файдаланучыларның кайберләре, райондашларыбызның күпчелеге  кипкән-корыган үләннәрне яндыруга керешәләр.  Шул рәвешле, җир хуҗалары авыл хуҗалыгы кулланышында булган җирләрне,  ә райондашларыбыз  тирә-яннарын чистартуның уңай ысулы дип саныйлар       һәм ялгышалар. Беренчедән, коры, эссе һава  күп очракта бәхетсезлек, зур афәтләр китереп чыгарырга мөмкин. Икенчедән, белгечләр әйтүенчә, үлән яндыру туфракның уңдырышлылыгын гына киметә.

Кызганыч, тәртипсез рәвештә, күзәтүчесез ут төртү еш кына торак йортлар, каралты-кура, бакча йорты януга китерә. Моңа мисал итеп, үткән елларда Задур авылы кырындагы фаҗигане генә искә төшерү җитәдер. Шуңа да, хөрмәтле райондашлар! Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре  исегезгә төшерә: ишегалдында, бакчаның корылмаларга якын җирендә, кырда, урманда, аның янәшәсендә  учак тергезү катгый тыела. Кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне зур суммадагы штрафлар да көтә, шуны да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев